Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Миләүшә моң өләшә

Туып-үскән җирем, җырлы-моңлы якты дөньяга килгәнемә, ата-баба туфрагында яшәвемнән тәм табып, куанып-кинәнеп гомер итәм. Лениногорскидагы һәрнәрсә, үзгәреш, яңалык, шатлык, борчу, вакыйгалар уч төбенә сыярлык йөрәк аша уза сыман. Гомер иткән тирәлегебездән олы тарих үткән. Бәлки, шуңадыр да, адым саен геройлар, йорт аралаш батырларга, ил күрке шәхесләргә юлыгабыз. Арабызда мактап телгә...

Туып-үскән җирем, җырлы-моңлы якты дөньяга килгәнемә, ата-баба туфрагында яшәвемнән тәм табып, куанып-кинәнеп гомер итәм. Лениногорскидагы һәрнәрсә, үзгәреш, яңалык, шатлык, борчу, вакыйгалар уч төбенә сыярлык йөрәк аша уза сыман. Гомер иткән тирәлегебездән олы тарих үткән. Бәлки, шуңадыр да, адым саен геройлар, йорт аралаш батырларга, ил күрке шәхесләргә юлыгабыз. Арабызда мактап телгә алырлык, горурланып сөйләрлек якташларыбыз байтак. Күптән күз уңында йөрткән, язарга дип, күңел түренә салып куйган затлар да бар. Әнә шундыйларның берсе - бары тик җырлар өчен яратылган, адәм баласына матурлык-гүзәллек бүләк итүче Миләүшә Идиятова.


Дуслары, якыннары тарафыннан яратып, үз итеп Миләш дип йөрткән Миләүшә тумышы белән Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. Балалар бакчасына йөргәндә үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә, авылдагы, райондагы бер генә чара да "яшь артистка"ның җырлавыннан башка узмый.
1991 елда Миләүшә Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлеген тәмамлый. Үз һөнәре буенча Зәй-Каратай балалар бакчасында нәниләргә музыка серләрен төшендерә. 1988 елдан республикада мәгълүм мәдәният хезмәткәре Сирин Мортазинны биргән авылда Мәдәният йортын җитәкли. Оештыру-туплау сыйфатына ия кызны Лениногорск Мәдәният идарәсенә эшкә чакыралар. Монда ашыкмыйча гына хезмәт баскычларыннан менеп, хөрмәт казана, Мәдәният идарәсенең баш белгече булып эшли. Мәдәният өлкәсе югары һөнәри белем таләп иткәнлектән, 2009 елда Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетының "Театральләштерелгән бәйрәм һәм тамашалар режиссеры" бүлеген тәмамлый.
Миләүшә бүгенге көндә тирән белемле, үз эшенә ихлас гашыйк остаз һәм районда узучы һәр бәйрәмнең сценарийларын төзеп, тамашачыга җиткерүче дә нәкъ менә ул. Миләүшә 2007 елдан район авылларында гөрләп барган "Күңелем чишмәләре" дип аталган татар халык фольклорына нигезләнгән фестивальгә җан өрүче дә.
Җай табып, аңардан: "Әйт әле, Миләүшә, сәхнәгә аяк басканда дулкынланасыңмы, җырлаганда нинди хис-тойгылар кичерәсең?" Ул бераз уйланып торгач, "Беләсезме, халык каршына басканда үзеңне тәүге тапкыр чыгыш ясагандай тоясың. Мин моны табигый халәт дип саныйм. Залдагыларның җырга бирелгәнлеген сизсәң, яратып кул чабуларын күрсәң, ихтирам йөзеннән чәчәк бүләк итсәләр иңнәреңдә канатлар үскәндәй, үзеңне дөньяда иң бәхетле адәм итеп тоясың. Мин - матурлык өчен яралган, дип бар җиһанга кычкырасы килә. Мондый хисне тормышын җырдан башка күз алдына да китерә алмаган кеше генә аңлый ала".
Егерме елдан артык халык күңелен күрүнең күркәм нәтиҗәләре дә бар инде. Бүгенге көндә Миләүшә Идиятова - туган ягыбызның җырчы сандугачы. Аны авылда да, шәһәрдә дә сагынып көтеп алалар. Ул Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты. Аны Татарстанда да әйбәт беләләр. Җырчыбыз "Яңа гасыр" телеканалында барган "Җырлыйк әле!" тапшыруында, Илһам Шакиров исемендәге дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулады, 2007 елда Сара Садыйкова исемен йөрткән җыр конкурсы лауреаты. 2011 елда "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды тарафыннан нефть регионы җыр башкаручыларының альбомы дөнья күрде. Әлеге тупланмада Миләүшә җырлары да лаеклы урын алган. Рухият" фонды ярдәмендә Казанда җырчы һәм композитор Миләүшә Идиятованың "Язларымда калам" дискы дөнья күрде һәм җыр сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителде.
2012 елның февралендә Мәдәният өлкәсендәге казанышларын бәяләп, Миләүшә Идиятовага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде.
Лениногорскида яшәүче Идиятовлар җырга табынган гаилә. Җырчының ире Рөстәм Идиятов бер дигән музыкант, баянчы, музыка белгече, район мәдәният йортларының алыштыргысыз автоклуб мөдире. Кызлары Лениногорск педагогика училищесының III курс студенты, уллары "Сигнал" җәмгыятендә эшли. Икесе дә музыкага гашыйк, җыр-биюне юлдаш итеп яшиләр.
Якыннары, дуслары, тамашачылары яратып Миләш дип эндәшкән җырчы һәм композитор, мәдәният хезмәткәре Миләүшәнең әлегә җыр сәнгатендә ут уйнаткан чагы. Җырлау , иҗат итү рәвешенә әверелгән Миләүшә Идиятовага илһамлы таңнар, берсеннән-берсе мәгънәле, җырлы кичәләр, җырчыны бәхетле иткән алкышлар теләп калыйк.
Миләш төсмере бар анда,
Кош телендә сөйләшә.
Газиз халкы көтә аны -
Миләүшә моң өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милђњшђ