Заман сулышы

Рәхәте дә, михнәте дә үзеңнеке

Чит яктан берәрсе килеп: "Районда уңган кешеләр яши торган авылны күрсәтегез әле", дисә, мин һич икеләнүсез: "Әнә, Түбән Чыршылы авылына барып күреп кайтыгыз", дияр идем. Чыннан да, биредә төзек, матур йортлары белән уңган-булганнар яши. Әнәс Кадыйров, улы Илсур белән, оста итеп рәшәткәләр ясый, Әдһәм Ситдыйков, Илшат Әхмәдиевләр мал-туар үстерү белән...

Чит яктан берәрсе килеп: "Районда уңган кешеләр яши торган авылны күрсәтегез әле", дисә, мин һич икеләнүсез: "Әнә, Түбән Чыршылы авылына барып күреп кайтыгыз", дияр идем. Чыннан да, биредә төзек, матур йортлары белән уңган-булганнар яши. Әнәс Кадыйров, улы Илсур белән, оста итеп рәшәткәләр ясый, Әдһәм Ситдыйков, Илшат Әхмәдиевләр мал-туар үстерү белән шөгыльләнә, фермерлык хуҗалыгы алып бара, Гөлчирә Хәкимова күп балалы әни булудан тыш, күп итеп казлар асрый. Аларның уңганлыклары, осталыклары хакында киләчәктә газет битләрендә яктыртырбыз әле. Ә бүгенге язмам- Рәйсә апа Сафина гаиләсе турында.


Түбән Чыршылыда Рәйсә апаны су буеннан, урам тутырып кайтып килүче каз бәбкәләре белән очраттым. Ни өчен урам тутырып, чөнки быел алар 100 баш каз бәбкәсе алганнар, әле өстәвенә күршесе Гөлчирә апаның да бәбкәләрен суга алып төшкән, алар да ияргән.
Рәйсә апа үтә дә тыйнак булып чыкты. "Нишләп мине генә язасыз? Бездә булдыклылар бик күп. Мин ул хәтле нәрсә эшләдем соң", ди ул. Бу юлы аның янына ниятләп килгәч, язмыйча китеп булмый бит инде дип, бәбкәләр куа кайтканда әкрен генә сораштырам үзеннән.
-Каз үстерү белән күптәннән шөгыльләнәм,- ди ул. -Яратам шул кошларны карарга, тәрбияләргә. Былтыр 70 баш иде, берәү дә калмады, казга сорау зур. Аның бит бернәрсәсе дә әрәм булмый, кайбер елларны мамыгын эшкәртеп, мендәр дә ясый алмыйча калам, алып китеп баралар. Быел менә күбрәк алырга уйладык, -дип сөйли Рәйсә ханым.
100 баш каз бәбкәсен карау, әлбәттә, авыр эш. Каз бит чирәм, су кошы, ябып куеп кына булмый. Көненә икешәр мәртәбә су буена алып барып кайта икән. Гел барлап, күз-колак булырга кирәк. Шунлыктан Рәйсә апа кечкенәдән үк (алай дип әйтсәң дә дөрес булмас, чөнки алар бер ай да ун көнлекләр иде) сата башласаң ярый дигән фикергә килеп, бәбкәләрне 300 сумнан сата. "Алучылар бар", ди. Каз бәбкәләре Атабайдан кайтартылган. Рәйсә апа аларны күз карасыдай саклап тәрбияли. "Витаминнардан өзелгәннәре юк", ди. Ә төп туклану азыклары - бодайны пешереп бирә. "Тиздән зур үсәрләр, гел болай саклап йөрмәссез, кулдан китәрләр", дим. "Кая ул үзләрен генә җибәрү, этләр - безнең баш бәласе бит. Алар бик күп, шунлыктан куркыныч", ди ул, борчылуын белгертеп.
Шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен бирелә торган кредиттан да файдаланып караганнар. Тик авыл кешесе кредитыннан бигрәк, кәгазь эшеннән авырсына. Авырсынмас иде, әгәр җирле үзидарәгә генә барып, белешмәләреңнең эше шунда бетсә. Юк шул, моның өчен шәһәргә барып йөрергә, чиратта торырга, бланклар тутырырга, барысына вакыт кирәк. Ә вакыт һәркемгә кадерле.
Каз бәбкәләрен башта өйдә тотып, хәзер теплицага чыгарганнар. Рәйсә апа алар белән сөйләшеп йөри, телләрен аңлый. Хатын-кызга эшкә дә барырга, йорт-кураңа да өлгерергә кирәк. Ул "Саклык банкы"ның авылдагы кассасында эшли. Шунысы куаныч: Рәйсә апага булышучы ике кызы бар. Олысы Динә - Казанда университетта укый, каникулга кайтуын түземсезлек белән көтәләр, ә Ләйсән VIII сыйныфны тәмамлаган. Ире дә тормышта олы бер терәге аның. Гаиләң белән бары бергәләшеп, килешеп эшләсәң генә нәтиҗәсе күренергә, хезмәтеңнең җимешен татырга мөмкин.
Рәйсә апа актив ханым булып чыкты, кыш айларында концерт-театрларда да катнашып йөри. Менә бит сокланудан кала бер сүз дә әйтеп булмый. Ә инде аларның бакчасы турында аерым язарга була. Менә шундый эшкә җитез, телгә маһир, кулларында ут уйната торган халык яши Түбән Чыршылыда.
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: