Заман сулышы

26 июнь 2012 яңалыклары

  • 26 июнь 2012 - 12:03
    Тырыш хезмәткә – тәмле аш
    «Маркс» җәмгыяте (Куакбаш) ашханәсендә аш пешерүче булып Минзәлия Шәйдуллина (фотода) эшли. Әлбәттә, эшләгән кешене тәмле ризык белән дә сыйларга кирәк. Бу юнәлештә Минзәлия ханымның сынатканы юк. «Ел саен ашханәдә эшлим», ди ул. Язгы кыр эшләре һәм кызу урак өстендә янына булышчылар килә, калган вакытта үзе генә. Ул үзе Бәкер кызы,...
    543
    0
    0
  • 26 июнь 2012 - 12:01
    Ачкыч караклары
    Май аеның соңгы көннәрендә "Лениногорскнефть" идарәсенең 5 нче скважинасында ремонт эшләре үткәрүче "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте бригадасыннан ГКШ-1500 гидравлик ачкычы "аяклана". Ачкычның авырлыгы 220 килограмм булса да, ул җинаятьчеләр өчен киртә була алмый. Лениногорск капремонтчыларына 150 мең сумлык матди зыян килә. Җинаять урынында барган тикшерү эшләре вакытында "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре...
    525
    0
    0
  • 26 июнь 2012 - 11:56
    Һаман тешлиләр
    Апрель башыннан бирле талпаннан зыян күреп һәм медицина ярдәме сорап, табибларга 167 кеше мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләрнең 33е - балалар. Белгечләр сүзләренчә, «урман бете» июнь аенда да бик актив булган. Шуңа да, табигатьтә аеруча сак булырга киңәш итәләр. Әлегә боррелиоз дигән диагноз теркәлмәгән. Талпан кадала икән, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә...
    553
    0
    0
  • 26 июнь 2012 - 11:53
    Сыер савучылар ярышты
    Питрәч районының "Рацин-Шәле" җәмгыятендә сыер савучыларның 41 нче республика беренчелеге узды. Һөнәри бәйгедә безнең районнан "Маркс" (Куакбаш) җәмгыяте сыер савучысы - Гөлия Зарипова катнашты. Ул 88,5 балл җыеп, 14 нче урынга чыккан. Биредә барлыгы 43 оператор ярышкан. 28 яшьлек сыер савучыга бүләк итеп акча һәм азык-төлек җыелмасы тапшыралар, моннан тыш,...
    646
    0
    0
  • 26 июнь 2012 - 11:48
    Эшсезлек борчый
    Мәшгульлек үзәгендә эшсезләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Бу көнне бирегә 15 предприятиенең, мәсәлән, промышленность, сәүдә, төзелеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалыгыннан кадрлар хезмәте вәкилләре катнашып, эш эзләүчеләргә 86 вакансия тәкъдим иттеләр. Хәзерге вакытта шофер, токарь, слесарь, бораулаучы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, сатучы, аш пешерүче һөнәрләренә ихтыяҗ зур. Хатын-кызлар өчен 76 эш урыны...
    496
    0
    0
  • 26 июнь 2012 - 11:41
    Фатирыңнан колак кагуың бар
    Шәһәр халкы айдан артык кайнар сусыз утырды. Ремонт эшләре тәмамлангач та озак вакыт бирмичә тордылар әле. Ә бөтен сәбәп - коммуналь хезмәтләр өчен зур суммада бурычы җыелган халыкта иде. Әнә шулай дип аңлаттылар башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә узган административ комиссиядә. Һәм монда намуссыз рәвештә түләмәүчеләрнең эше каралды. "Лениногорск...
    469
    0
    0
  • 26 июнь 2012 - 05:35
    Җитмеш елдан соң кайту
    Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, лениногорскилылар һәм килгән кунаклар шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеена җыелды. Моннан 71 ел элек илебез тарихында кан койгыч Бөек Ватан сугышы башланган. Районыбыздан яу кырына киткән егет-кызларның яртысына туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ә хәбәрсез югалганнарны эзләү бүген дә дәвам итә. Иң әһәмиятлесе: күпме...
    487
    0
    0
  • 26 июнь 2012 - 05:31
    Мәктәптә - практикада
    Сарабикол мәктәбенең "Ләйсән" лагерында эш тагын да җанланып китте, чөнки практика үтәргә дип Лениногорск музыка һәм рәсем сәнгате колледжы студентлары Айгөл Хәкимова һәм Илмир Сәхабетдинов кайттылар. Алар беренче көннән үк үзләренең талантларын, балаларны яратуларын күрсәттеләр. Айгөл дә, Илмир дә - безнең мәктәпне тәмамлап киткән укучылар. Укыган вакытта ук сәләтле, актив,...
    548
    0
    0
  • 26 июнь 2012 - 05:26
    Яралаган көн
    22 июнь ил хәтеренә миллионнарча корбаннар таләп иткән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы сурәтендә кереп калган. Ул һәр йортка диярлек тиңсез югалту, канлы күз яшьләре, ятимлек, аяктан егарлык кайгы китергән, балаларны әти-әнисез, кызларны ярларсыз, хатыннарны ирләрсез, меңнәрчә язмышларны чәлпәрәмә китергән һәм беркайчан да истән чыкмаган һәм чыкмаячак. Мөэмин-Каратай авылы мәдәният...
    515
    0
    0
Реклама