Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатирыңнан колак кагуың бар

Шәһәр халкы айдан артык кайнар сусыз утырды. Ремонт эшләре тәмамлангач та озак вакыт бирмичә тордылар әле. Ә бөтен сәбәп - коммуналь хезмәтләр өчен зур суммада бурычы җыелган халыкта иде. Әнә шулай дип аңлаттылар башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә узган административ комиссиядә. Һәм монда намуссыз рәвештә түләмәүчеләрнең эше каралды. "Лениногорск...

Шәһәр халкы айдан артык кайнар сусыз утырды. Ремонт эшләре тәмамлангач та озак вакыт бирмичә тордылар әле. Ә бөтен сәбәп - коммуналь хезмәтләр өчен зур суммада бурычы җыелган халыкта иде. Әнә шулай дип аңлаттылар башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә узган административ комиссиядә. Һәм монда намуссыз рәвештә түләмәүчеләрнең эше каралды.



"Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыятенә халыкның 27 миллионнан артык бурычы бар. Ни сәбәпле шулай күп җыелган? Алга таба халык бурычларын ничек итеп түләп бетерергә җыена? Менә шуларны ачыкларга тырыштылар административ комиссиядә. Монда килүчеләрнең араларында урта хәлле, бик үк начар яшәмәүчеләре дә бар. Менә бер бурычлы ханым. Дөресрәге, фатир кызыныкы. Ә кызы Мәскәүдә эшли. Гаиләнең бурычы - 161 мең (!) сум. Әлеге ханымның аңлатуынча, аның вакытлыча финанс кыенлыклары булып торган. Ә финанс кыенлыклары оныгына репетитор яллаудан, башка төр сәбәпләрдән гыйбарәт икән. "Мин әкрен-әкренләп түләп барам, кызым акча җибәрә. Улыма җитәрлек дәрәҗәдә эш хакы түләмиләр,үзем пенсиядә", дип сөйли ул. Җитәрлек дәрәҗәдәге эш хакы кайда бар икән соң ул? 1-2 ай түләмичә барса, аңлап булыр иде, ә монда бит берничә ел буе түләмичә, 161 мең җыелган. Әлеге гаиләгә ягу сезоны башланганчы, бурычларын түләп бетерергә, ә 1 июльгә 50 меңе түләнгән булырга тиешлеген ассызыкладылар. Әгәр беренче кертеме кертелмәсә, ул вакытта суд аша сөйләшү булачак һәм нәтиҗәсе - фатирыңнан колак кагуың да бар.
Шулай ук берәү дә һаман коммунизм чорында яшәп ята. Соң, шулай дими, ни дисең? Фатирның уңайлыкларыннан файдалангансың икән, түләргә кирәк икәнен белми торгандыр, белсә, 235 мең (!) сум бурыч җыймас иде.
Фатир хосусыйлаштырылмаган, муниципалитетныкы. Хатыны белән аерылган, 4 бүлмәле фатирда берүзе яшәп ята. Шундыйларга фатир әрәм, билләһи. 1 июльгә бурычның 50 меңен түләргә кушылды, ә ул фатирын югалтырга теләми, әлеге шарт белән килеште. "Түләмәсәң, сине эзләп табачакбыз, фатирыңны да тартып алырбыз", диде комиссиядәгеләр. Әлеге әфәнденең даими эш урыны булгач, бәлки түли алыр, дип ышанасы килә. 50 меңен түләгәч тә бит әле 185 меңе кала. Ай-һай, анысын түләп бетерә алырмы икән?...
Бер гаиләнең бурычы өчен ут һәм газын өзгән булганнар, көч-хәл белән түләп яңадан тоташтырганнар. Ахрысы, түләмәскә ияләшеп киткән, чөнки тагын бурыч (211 мең) җыелган. Фатир хуҗабикәсе ике еллап эшләми, хәзер 55 яшь. "Авырдым" дип акланып маташты ул. Фатир хосусыйлаштырылмаган, 3 бүлмәле. Ханым янында улы гаиләсе белән яши. Улы идарәче компаниядә слесарь булып эшли, бу хакта аннан килгән вәкил аның җаваплы хезмәткәр икәнен әйтеп узды. Кечкенә баласы бар, хатыны декрет ялда. Хәлләре шәптән түгелдер, аңлап була. Тик менә хатынның эшләмәве, өстәвенә, ниндидер сожитель дә "тотуы" - аңлашылмый. Әлеге ир затын күрергә насыйп булды (үзе тагын, борчылыптыр инде, комиссиягә килгән, аны да чакырып керттеләр). Алыптай гәүдәле иргә эшләмичә, хатын җилкәсендә, аның улы җилкәсендә ничек итеп тик ятмак кирәк? Эшләмәвенең сәбәбен пропискасы булмау белән аңлатты. Аның инде 1995 елдан ук тору урыны турында белешмәсе юк, гомумән, паспорты да югалган. Хәер, аның моңа исе дә китми, бугай. Ярый инде, бу көнне үзенә эш табып бирде комиссиядәгеләр. Беләсе иде, эшлиме икән?... Ә ханымны идарәче компаниягә урам себерүче булып эшкә алырга риза булдылар.

18 мең халыкны кайнар сусыз утырырга мәҗбүр иткән бурычлыларның эше бу көнне генә каралып бетмәде әле. Даими рәвештә калганнары да шулай комиссиягә чакырыла. Нәтиҗәсе генә булсын, алар аркасында башкалар да иза чикмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фатир