Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Яралаган көн

22 июнь ил хәтеренә миллионнарча корбаннар таләп иткән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы сурәтендә кереп калган. Ул һәр йортка диярлек тиңсез югалту, канлы күз яшьләре, ятимлек, аяктан егарлык кайгы китергән, балаларны әти-әнисез, кызларны ярларсыз, хатыннарны ирләрсез, меңнәрчә язмышларны чәлпәрәмә китергән һәм беркайчан да истән чыкмаган һәм чыкмаячак. Мөэмин-Каратай авылы мәдәният...

22 июнь ил хәтеренә миллионнарча корбаннар таләп иткән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы сурәтендә кереп калган. Ул һәр йортка диярлек тиңсез югалту, канлы күз яшьләре, ятимлек, аяктан егарлык кайгы китергән, балаларны әти-әнисез, кызларны ярларсыз, хатыннарны ирләрсез, меңнәрчә язмышларны чәлпәрәмә китергән һәм беркайчан да истән чыкмаган һәм чыкмаячак.


Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, елдагыча, 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган мизгелләрне барладылар. Очрашу залы түренә мәртәбәле кунаклар итеп сабыйлык еллары яу барган чорга туры килгән, кырык елдан артык гомерен шәкертләрендә ана теленә мәхәббәт тәрбияләгән Фәнүзә Фәттахова күмәк хуҗалыкта тир түгеп күптән лаеклы ялга чыккан Флера апа Гафиятуллина чакырылган иде.
Баулы районының Яңа Шалты авылында дөньяга килгән. Әтисе Могыйн 1942 елның 5 ноябрендә каты яраланып кайта һәм 1945 елның гыйнварында кабат фронтка юнәлә. Ул көнне 6 яшьлек Фәнүзә онытылмаслык итеп истә калдырган.
Өй тулы халык... Кызчыкның йөгереп барып әтисе кочагына сарыласы килә. Әмма ул моны ятсынып, уңайсызланып тормышка ашырмый кала. Фәнүзә якты дөньяда бүтән күрә алмаячак газиз әтисен озата алмый... Батыр солдат Могыйн 1945 елның 26 апрелендә Германиядә батырларча һәлак була. Ләкин Фәттаховлар гаиләсе үзләрен ирсез, әтисез калдырган көн итеп хат ташучы "Кара кәгазь" сузган мәлне - 1945 елның 7 июнен саныйлар. 1947 елның сентябре дә ап-ачык күз алдында тора Фәнүзә Могыйн кызының... Кояшлы көз иртәсе. Ул күптән барырга хыялланган мәктәпкә атлый. Баш киемсез чәчне көзге җил тарый, өстә юа-юа төсе уңып беткән зәңгәрсу күлмәк, яланаяклар астында алтынсу яфраклар кыштырдый. Җәй көне әнисе Мәрхәбә кырда колхозда эшләүчеләргә аш пешерә. Фәнүзә әнисе котелокка салган ашны ындыр табагы мөдире Зөфәр абыйга илтә. Ә мөдир исә буш савытка бодай салып җибәрә. Олы юлга чыгып авылга биш йөз метрлар кала арттан Шәп кара айгыр җигелгән тарантаста колхоз председателе Җәләлетдин Кәшапов килеп чыкмасынмы?! Кулда ашлык салынган савыт, күңелдә курку... Урының оҗмах түрендәдер синең, Зөфәр абый! Син елмаеп, куркудан өне киткән, сүз әйтергә хәле калмаган җиде яшьлек сабыйны күтәреп итәгеңә утыртып өенә хәтле диярлек алып кайттың да башыннан сыйпап: "Борчылма кызым, өеңә кер!" - дип китеп бардың.
Флера апа Гафиатуллина мәктәпкә I сыйныфка 1949 елда бара. Хәзерге вакытта Мәктәп тавы дип йөртелгән җирдән түбәндәрәк урнашкан ике мәктәп сугыш чоры, аннан соңгы заман балалары өчен бик-бик кадерле иде шул. Кар төшкәнче яланаяк йөреш, аяклар туңа, кышын аякта чабата. IV сыйныфны тәмамлаганда гына аяк киеме кию бәхетенә ирешә. Сыйныфта 32 бала. Әтисе Сираҗетдин 1941 елның сентябрендә сугышка киткәндә, Флерага бары тик сигез ай гына тулган чак. Сираҗетдин фронтовик 1942 елда Ватан азатлыгын яклап һәлак була. Әнисе Шакирә апаның дөньядагы иң зур борчуы да, куанычы да әнә шул газиз ике бала - Гата белән Флера. Алар урманнан аркылы пычкы белән өйлек агач кисеп, йорт салып керәләр. Уңган кыз кияүгә әнисен йортлы итеп китә.
Тагын бер хатирә: Гата белән Флера күктә самолетлар күренсә: "Самолет, безгә сугыштан әтине алып кайт!" - дип кычкыра торган булалар.
Залда утыручы төрле буын вәкилләре чакырылган мөхтәрәм затларыбызга шул заманга караган күп төрле сораулар да бирделәр. Үз чиратында Флера һәм Фәнүзә апа сугыш чоры балаларын онытмаганнары, якты йөз, мул чәй табыны белән каршы алганнары өчен ихлас күңелдән рәхмәтләрен ирештерделәр.
Ә безгә исә әлеге язманы башка мондый афәт, кан кою беркайчан да кабатланмасын, күкләребез аяз торсын, илгә җиңү китергән әти-бабаларны, әни-әбиләрне онытмыйк дигән сүзләр белән тәмамлыйбыз. Тыныч тормышның кадерен белеп, игелек кылып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш