Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тырыш хезмәткә – тәмле аш

«Маркс» җәмгыяте (Куакбаш) ашханәсендә аш пешерүче булып Минзәлия Шәйдуллина (фотода) эшли. Әлбәттә, эшләгән кешене тәмле ризык белән дә сыйларга кирәк. Бу юнәлештә Минзәлия ханымның сынатканы юк. «Ел саен ашханәдә эшлим», ди ул. Язгы кыр эшләре һәм кызу урак өстендә янына булышчылар килә, калган вакытта үзе генә. Ул үзе Бәкер кызы,...

«Маркс» җәмгыяте (Куакбаш) ашханәсендә аш пешерүче булып Минзәлия Шәйдуллина (фотода) эшли.



Әлбәттә, эшләгән кешене тәмле ризык белән дә сыйларга кирәк. Бу юнәлештә Минзәлия ханымның сынатканы юк. «Ел саен ашханәдә эшлим», ди ул. Язгы кыр эшләре һәм кызу урак өстендә янына булышчылар килә, калган вакытта үзе генә. Ул үзе Бәкер кызы, Куакбашка килен булып төшкән. Шулай ук аның «Заман сулышы» газетын яратып укуы турында язмыйча калу мөмкин түгел. II яртыеллыкка күптән язылып куйган. «Район яңалыкларын җиткерүче газет бит ул. Ничек инде язылмыйсың?», ди Минзәлия ханым. Сезгә армый-талмый эшләргә һәм тәмле ашлар пешерергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл