Заман сулышы

10 июль 2012 яңалыклары

  • 10 июль 2012 - 10:48
    Бишкурайлы Фәхретдин хәзрәт
    Зәй-Каратай авылы - татар халкының мәдәнияте, әдәбияты, тарихы өлкәсендә зур галим һәм мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, әдәбият галиме һәм шагыйрь Әнвәр Шәрипов, талантлы прозаик Халисә Ширмән, Татарстан күләмендә дан казанган дистәләгән укытучы һәм мәдәният хезмәткәрләрен, танылган авыл хуҗалыгы һәм нефть сәнәгате эшчәннәрен биргән данлыклы авыл. Абруйлы шәхес Аллаһыга шөкер,...
    796
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:44
    Моны һәркем белергә тиеш
    Сорау: Кибеттә алданмас өчен сатып алучылар нәрсә белергә тиеш? Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарын үстерү һәм көйләү бүлеге начальнигы Алина ВИНОГРАДОВА җавап бирә. - Кулланучыларга товарны РФнең "Кулланучылар хокукын яклау турында" (№2300 - 1, 07.02.92ел). Законының 9 нчы маддәсе нигезендә дөрес оештырылган сәүдә үзәкләрендә...
    602
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:42
    Уңышлары байтак
    Лениногорск - үзенең спортчылары, спортта яулаган уңышлары белән горурлана ала. Ел саен спорт сезонын югары урыннар белән төгәллиләр. 2011-2012 елгы сезон ни белән сөендерде соң? Бу хакта трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Федерация президиумы утырышында фикер алыштылар. Аны Федерация рәисе Әнәс Вәлиев алып барды. Чаңгыда ике төр...
    564
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:36
    Күңелле очрашу
    Илгә лаеклы гражданин тәрбияләү - кечкенәдән башлана. Ул хәрби-патриотик тәрбия бирүнең бер юнәлеше булып тора. Бу эш белән шәһәребездә Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы кул астында студентлар һәм мәктәп укучыларын берләштергән Форпост оешмасы шөгыльләнә. Ул тәртип сагында гына түгел, шәһәребез яшьләренең сәләтен ачу һәм үстерү өчен дә уңай шартлар тудыру...
    596
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:29
    Исерек килеш кергән
    Медицина санитар часте күлендә 1955 елгы хатын-кыз батып үлгән. Вакыйга якшәмбе көн булган. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, хатын Бөгелмәдән малае белән килгән булган. Суга ул исерек килеш кергән. 13 сәгать 17 минутта коткаручыларга кеше бату турында хәбәр килә. Вакыйга урынына килгән коткаручылар судан аның үле гәүдәсен тартып...
    604
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:27
    Йомран һөҗүме
    Карабаштагы "Ак каен" ял базасында берәүгә йомран һөҗүм иткән. "Роспотребнадзор" территориаль идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, вакыйга базадан ерак түгел аланлыкта булган. Яшьләр йомранны тотып алып, аның белән уйный башлаган. Шунда җәнлек бер кызны тешләп алган. Зыян күрүче 1989 елгы кызга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән, котыру чиренә каршы прививка ясалган. Хәзер...
    636
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:24
    Алтай Сабан туе
    "30 июньдә безнең авыл җирлегенә караган Алтай поселогында Сабантуй булды",- дип хәбәр итә Кирлегәчтән "Ихлас" вокаль теркеме җитәкчесе Мәдинә апа Мокыймова. Әлмәт, Казан, Чаллы һәм башка төбәкләргә таралган халык туган нигезләренә җыелган. Бүләкләр алып кайтып, милли бәйрәмебезне үткәргәннәр. Кирлегәчтән өлкән яшьтәге апалардан торган "Ихлас" төркеме дә чыгыш ясаган. "Безне "Киләсе...
    621
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:21
    Актанышта – семинарда
    Үткән атнада авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары Актанышка Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең 2012 елның беренче яртыеллыктагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм урып-җыюга әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмәгә бардылар. Алар "Башак" җәмгыяте кырларын, терлекчелек комплексларын карап-күреп, авыл хуҗалыгы техникалары урнаштырылган күргәзмә белән танышып кайтты. Шулай ук уңышлы гына эшләп...
    565
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:20
    Котлыйбыз!
    Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең баш библиографы Галиева Нина Филипповна Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Котлыйбыз!
    0
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:16
    Чананы – җәйдән, арбаны – кыштан...
    Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Әле җәйнең уртасы гына булса да, "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсе хезмәткәрләре суык кышны кайгыртып, аңа әзерлекне төгәлли башлады инде. Идарә начальнигы Әнәс Вәлиев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә кышка әзерлек һәм газ җиһазларына капиталь ремонт мәсьәләсе тикшерелде. Шунысын әйтеп үтәргә кирәктер: "Лениногорскгаз" хезмәтчәннәре планны 2...
    766
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 10:04
    Эшмәкәрлекнең асылында – эш
    Мәгариф йортында шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә эшмәкәрләр белән очрашу-киңәшмә үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, төрле хезмәт вәкилләре, урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр катнашты. Очрашуны ачып, Рәгать Галиәгъзамович эшмәкәрләр тарафына бераз шелтә белдереп алды. Ник дигәндә, почмак саен тегендә-монда ачылып торган сәүдә нокталары күп вакыт үз...
    489
    0
    0
Реклама