Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Эшмәкәрлекнең асылында – эш

Мәгариф йортында шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә эшмәкәрләр белән очрашу-киңәшмә үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, төрле хезмәт вәкилләре, урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр катнашты. Очрашуны ачып, Рәгать Галиәгъзамович эшмәкәрләр тарафына бераз шелтә белдереп алды. Ник дигәндә, почмак саен тегендә-монда ачылып торган сәүдә нокталары күп вакыт үз...

Мәгариф йортында шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә эшмәкәрләр белән очрашу-киңәшмә үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, төрле хезмәт вәкилләре, урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр катнашты.

Очрашуны ачып, Рәгать Галиәгъзамович эшмәкәрләр тарафына бераз шелтә белдереп алды. Ник дигәндә, почмак саен тегендә-монда ачылып торган сәүдә нокталары күп вакыт үз территорияләренә тиешле игътибар бирмиләр, йә фасадлары дөрес төзелмәгән, йә цоколь өлеше тиешле таләпләргә җавап бирми.
- Бу - сезнең "йөзегез" бит. Территориягезне тәртипкә китерер вакыт. Әлеге юнәлештә төрле хезмәт вәкилләре тарафыннан кырыс контроль булачак. Торак йортның беренче катын алып, үз эшегезне ачасыз бит. Шушы йортта яшәүчеләр, аларның тынычлыгы безгә мөһимрәк, - диде ул.
Лениногорск районында сатыла торган аракының 20 проценты - читтән китерелгән. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе М.Михеева җиткерде. Һәм эчү буенча да безнең шәһәр республика күрсәткечләрен узып киткән. Лениногорскида бер кеше башына 8,5 литр күләмендә аракы туры килә, ә республикада бу күрсәткеч - 1 литрга ким. Соңгы ярты ел эчендә 6 кеше алкоголь белән агуланып үлгән, шуларның берсе суррогат аракы эчеп, дөнья белән хушлашкан. Агулану очраклары балалар арасында да күзәтелә икән. 42 яшүсмер алкоголь куллану буенча исәптә тора. Әлбәттә, мондый сан-күренешләр безне бизәми.
Безнең районда эшмәкәрлекнең күбесе сәүдәгә кайтып кала. Җитештерү өлкәсендә эш башларга теләүчеләр өчен дәүләттән нинди ярдәм күрсәтеләчәге турында ТР Инвестиция үсеше агентлыгыннан килгән вәкил таныштырып үтте. Быел эшмәкәрләргә бирелә торган субсидияләр күләме арткан, аерым алганда, ул "Лизинг-грант" һәм "Социаль-бизнес" программасына кагыла.
Моннан тыш, очрашуда эшмәкәрләрнең салымны ничек түләүләре хакында да сүз булды, шулай ук төрле банк вәкилләре кредит бирү турында мәгълүматлар китерде. Тиз генә эшмәкәр булып китү җиңелләрдән түгел, аның өчен бөтен нечкәлекләрен белергә, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә. Һәм асылында "эш" торуын онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмђкђр