Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Уңышлары байтак

Лениногорск - үзенең спортчылары, спортта яулаган уңышлары белән горурлана ала. Ел саен спорт сезонын югары урыннар белән төгәллиләр. 2011-2012 елгы сезон ни белән сөендерде соң? Бу хакта трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Федерация президиумы утырышында фикер алыштылар. Аны Федерация рәисе Әнәс Вәлиев алып барды. Чаңгыда ике төр...

Лениногорск - үзенең спортчылары, спортта яулаган уңышлары белән горурлана ала. Ел саен спорт сезонын югары урыннар белән төгәллиләр. 2011-2012 елгы сезон ни белән сөендерде соң? Бу хакта трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Федерация президиумы утырышында фикер алыштылар. Аны Федерация рәисе Әнәс Вәлиев алып барды.

Чаңгыда ике төр ярыш буенча спорт сезонының йомгаклары белән Алексей Чальцев таныштырды:
- Нәтиҗәгә карап, эшебезне бәялибез. Бу сезонда бөтен эшләр дә тулы күләмдә башкарылды. Яңа яшь спортчыларыбыз Бөтенроссия ярышларында үзләрен яхшы яктан күрсәтә,- диде ул.
Ул танылган Иван Панинның тренеры да. Ә Иван 2011 елның декабрендә Рамзау шәһәрендә (Австрия) узган Дөнья кубогы этабында 12 нче урынны яулый. Бу - соңгы 5 ел эчендә россияле спортчылар арасындагы иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. 2011 нең сентябрендә шәхси ярышларда һәм команда зачетында Россия чемпионы исеменә лаек була. 2012 елның мартында Россия чемпионатында ике төр ярыш буенча Иван Панин - бронза медаль иясе.
Спортчы үзе дә биредә катнашып, фикерләрен белдерде: "Әлеге сезон иң яхшылардан булды. Хәзер Норвегия методы буенча шөгыльләнәм. Анда бит бер спортчы белән тулаем бер институт эшли, махсус методикалар эшкәртелә. Кызганыч, бездә алай түгел. Ләкин без - россиялеләр дә, төшеп калганнардан түгел. Хәзер яңа ярышларга әзерләнәм. Көнгә 50 километр араны йөгереп узам", ди ул.
А.Чальцевның чыгышыннан соң, фикер алышканда спорт инвентарьлары җитмәве ачыкланды. Ләкин бу бергәләшеп хәл итә торган мәсьәлә. "Олимпия резервы" спорт мәктәбе директоры Андрей Федорук чаңгыда трамплиннан сикерү сезоны йомгакларын җиткерде: "Сезон дәвамында спорт мастерлыгына ике кандидат әзерләнде. Хәзер әлеге исемне алу өчен шартлар кырысланды. Безнең перспективалар начардан түгел: Ринат Сәлахов, Ринат Әкбәров, Александр Милословка өметләр зурдан", - диде ул чыгышын тәмамлап. Тренерлык буенча кадрлар кытлыгы да күзәтелә.
Спортчы Роман Трофимовның тренеры Василий Лобашов Казаннан килгән иде. Ул ТР җыелмасы хакында фикерләрен әйтте, сәләтле булуларын билгеләде, "Ярышлардан кайтуга ук икенче көнне тренировкалар үткәрәләр", ди. 26 - 28 июль көннәрендә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Анда 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашыр дип көтелә. Әлбәттә, ярыш булгач, призы да кирәк. Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Грамота һәм медальләр булачагы гына билгеле. Роман Трофимовның Татарстан җыелма командасына күчүе хакында, шулай ук Иван Панинның фатирында ремонт эшләре баруы турында сүз булды. Шулар белән беррәттән, К-29 метрлы трамплин янында спорт шәһәрчегендә ремонт-торгызу эшләре тулы куәтенә бара. Ярдәмнең иң зурысын "Лениногорскгаз" идарәсе, "Капиталь төзелеш идарәсе", "ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте күрсәтә.
Утырыш ахырында Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов исеменә юбилейларын билгеләп үтүчеләр исемлеген төзеп, хат җибәрергә килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин