Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Моны һәркем белергә тиеш

Сорау: Кибеттә алданмас өчен сатып алучылар нәрсә белергә тиеш? Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарын үстерү һәм көйләү бүлеге начальнигы Алина ВИНОГРАДОВА җавап бирә. - Кулланучыларга товарны РФнең "Кулланучылар хокукын яклау турында" (№2300 - 1, 07.02.92ел). Законының 9 нчы маддәсе нигезендә дөрес оештырылган сәүдә үзәкләрендә...

Сорау: Кибеттә алданмас өчен сатып алучылар нәрсә белергә тиеш?

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарын үстерү һәм көйләү бүлеге начальнигы Алина ВИНОГРАДОВА җавап бирә.
- Кулланучыларга товарны РФнең "Кулланучылар хокукын яклау турында" (№2300 - 1, 07.02.92ел). Законының 9 нчы маддәсе нигезендә дөрес оештырылган сәүдә үзәкләрендә генә сатып алырга киңәш ителә. Сатучы кулланучыга оешманың исеме, адресы, эш вакыты турында мәгълүмат җиткерергә тиеш (әлеге мәгълүмат сәүдә үзәгенең ишегенә элеп куела, шулай ук вакытлы сәүдә урыннарында (ярминкә, киоск һәм башкалар) урнаштырыла. Сатып алучы белән исәп-хисап контроль-касса машиналары ярдәмендә тормышка ашырылып, ахырдан кулланучыга чек бирелә. Моннан тыш, сатып алучыга тәкъдимнәр һәм фикер калдыру китабы тәкъдим ителә. Продукциягә куелган бәянең дөреслеген тикшерү өчен сәүдә залында тиешле үлчәү җиһазлары куелу мөһим. Һәр кулланучы кибеттән товар сатып алырга кергәч, срогы чыкмаганмы, төргәкләре җимерелеп эчендәге товар зыян күрмәгәнме, җитештерүче турында тулы мәгълүмат рус телендә җиткерелгәнме, продукциягә эшләнеп чыгару вакыты куелганмы - боларның барысына да игътибар итәргә кирәк. Сәүдә үзәгенең мөһере яки җаваплы кешенең имзасы булуы да зарури.
Сорау: Ашамлык әйберләре еш тикшереләме? Сәламәтлеккә зыян салудан саклану өчен нинди продуктны сайларга?
- "Муниципаль контроль һәм дәүләт тикшерүе барышында шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар хокукын яклау турында"гы Федераль Законы (26.12.2008 ел, №294) нигезендә, планга кертелгән тикшерү өч елга бер тапкыр, ә планнан тыш уздырыла торганы - кулланучылар яки юридик затлар мөрәҗәгате буенча үткәрелә. Промышленность предприятиеләрендә эшләнгән продукциянең һәр партиясе производство, шул исәптән лаборатор тикшерүгә җибәрелә. Азык-төлекне сатып алганда сатучы кулланучы соравы буенча товар белән бергә җибәрелүче документ (товарно-транспортная накладная), сыйфатын чагылдыручы таныклык, дәүләт стандартларына туры килүе турында дәлилләгән сертификат яки аның күчермәсен бирергә тиеш. Продукциянең составы турындагы мәгълүмат, гадәттә, товарның этикеткасында урнашкан була.
Товарны сәүдә залына чыгарганчы, сатучы тышкы әйберләреннән (тара, коробка, кәгазь, пакет) арындырырга, алырга уңайлы итеп киштәләргә урнаштырырга тиеш. Әйбернең исеме кулланучыны аптырашта калдырмасын өчен аның дөрес, аңлаешлы итеп язылган булуы шарт. Монда аңлашылмаучанлык тудыра торган исемнәр, эшләнеш вакыты, саклау срогы, әллә нинди дәвалау үзлекләренә ия булуы турында тәфсилләп язу кирәк түгел.
Кулланучы буларак, үзегезнең хокукларны бозалар дип уйлыйсыз икән, ТР, Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, 26 нчы йорт адресы, 22-21-33, 22-21-44, 22-21-66 телефоннары буенча республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп, консультация ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: товар

2
X