Заман сулышы

7 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 7 сентябрь 2012 - 04:31
    Алтынчы урын белән
    Яр Чаллы шәһәрендә 1996-1997 елгы кызлар арасында футбол ярышы буенча республика Беренчелеге үтте. Анда шәһәребезнең кызлар командасы да катнашты. Кызганыч ки, һәрвакыт җиңү яулап килгән кызлар бу юлы сынатты. Бу ярыштан алар VI урын белән кайтты.
    549
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 04:27
    Янгынга каршы дәрес
    20 августтан республика мәктәпләрендә, «Балалар куркынычсызлыгы» айлыгы кысаларында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре башланды. Аның берсе шушы көннәрдә шәһәребезнең Иске Писмән мәктәбендә узды. Янгын чыккан очракта укучылар һәм укытучылар коллективын эвакуацияләү чаралары үткәрү - дәреснең төп биреме иде. Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре мәктәп коллективының әлеге биремен "дүртле" билгесенә бәяләде. Моннан...
    612
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 04:25
    Универсиада дәресләре
    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре киләсе елда Казанда узачак Универсиадага багышланган чаралар үткәрә башлады. Аның беренчесе 10 нчы мәктәптә үтте. IX сыйныф укучылары Бөтендөнья студент уеннары, Универсиадага әзерлек, төзелүче объектларның торышы белән танышты, волонтерлар хәрәкәте турында мәгълүмат туплады. Укучыларның игътибарын шулай ук булачак Универсиаданың логотибы, талисманы, медальләре һәм сувенирлары да...
    600
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 04:20
    Болгариядән җиңү белән
    Болгариядә "Роза ветров - 2012" балалар һәм яшүсмерләрнең Халыкара җыр фестивале узган. Анда Лениногорск данын Ани Вартанян яклап, "Халык вокалы" һәм "Эстрада вокалы" номинациясендә чыгыш ясады. Жюри әгъзалары җырчы кызга югары бәя биргән. Ул ике номинациядә дә I дәрәҗә лауреат һәм "Гран-при" исеменә лаек булган.
    616
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 04:18
    Файдалы каникул
    Җәйге каникул вакытында шәһәр һәм райондагы 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган 1 мең 51 үсмер оешма-предприятиеләрдә эшләгән. Мәшгульлек үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, җәйге вакытта балалар ялын оештыру - алар алдында торучы мөһим мәсьәләләрнең берсе. Аның максаты - балаларны теге яисә бу һөнәр белән таныштыру, балалар аңына хезмәтнең файдалы...
    0
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 04:12
    Бердәм һәм профессиональ эш – уңышның нигезе
    Шушы көннәрдә шәһәребезнең Завод урамы, 2 нче "А" йорт адресы буенча урнашкан "Охтин-Ойл" ябык акционерлык җәмгыяте юбилеен билгеләп үтә. 10 ел эчендә предприятие тамыр җәяргә, үзенең эшчәнлеген киңәйтергә һәм уңыш казанырга өлгергән. Ул республиканың кече компанияләре арасында алдынгы урында тора. Өстәвенә, предприятие быел җәен 1 миллионнан артык нефть чыгаруы белән...
    520
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 04:05
    Җиң сызганып эшләр чак
    Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагысы башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үтте. Бу юлы комиссия әгъзалары белән беррәттән, авыл җирлеге башлыклары да катнашты. - Райондагы наркоситуация куандырырлык түгел. Кайбер урында киндер (конопля) үсеп утыруы билгеле. Бу турыда хокук сакчылары һәм авыл җирлеге башлыклары гына түгел, авыл халкы һәм, әлбәттә, наркоманнар...
    584
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 03:58
    «Татар нефтенә тотынып...»
    Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге ял паркында Николай Константинович Байбаковның бронза бюстын ачу тантанасы булды. Татарстан нефтенә турыдан-туры катнашы булган шәхеснең бронза сыны биредәге Геройлар аллеясында үз хезмәтләре һәм батырлыклары белән «Татнефть»не һәм республиканы илгә данлаган Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары бюстлары арасында үзенең лаеклы урынын...
    445
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 03:55
    Сочидан җиңү белән
    Шушы көннәрдә җырчы кыз Назана (Арегназ Мсрян) Сочи шәһәреннән җиңү белән кайтты. Бу юлы ул "Музыкаль спринт" Халыкара конкурсында "Эстрада вокалы" номинациясендә җиңү яулады. Конкурс "Безнең киләчәк" Халыкара хәйрия фонды, Россия Мәдәният министрлыгы һәм чит ил партнерлар ярдәме белән оештырылган. Анда мәртәбәле кунаклардан Бедрос Киркоров (танылган җырчы Филипп Киркоровның әтисе)...
    473
    0
    0
Реклама