Заман сулышы

Универсиада дәресләре

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре киләсе елда Казанда узачак Универсиадага багышланган чаралар үткәрә башлады. Аның беренчесе 10 нчы мәктәптә үтте. IX сыйныф укучылары Бөтендөнья студент уеннары, Универсиадага әзерлек, төзелүче объектларның торышы белән танышты, волонтерлар хәрәкәте турында мәгълүмат туплады. Укучыларның игътибарын шулай ук булачак Универсиаданың логотибы, талисманы, медальләре һәм сувенирлары да...

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре киләсе елда Казанда узачак Универсиадага багышланган чаралар үткәрә башлады.
Аның беренчесе 10 нчы мәктәптә үтте. IX сыйныф укучылары Бөтендөнья студент уеннары, Универсиадага әзерлек, төзелүче объектларның торышы белән танышты, волонтерлар хәрәкәте турында мәгълүмат туплады. Укучыларның игътибарын шулай ук булачак Универсиаданың логотибы, талисманы, медальләре һәм сувенирлары да җәлеп итте. Дәресләр сентябрь-октябрь айларында дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: