Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татар нефтенә тотынып...»

Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге ял паркында Николай Константинович Байбаковның бронза бюстын ачу тантанасы булды. Татарстан нефтенә турыдан-туры катнашы булган шәхеснең бронза сыны биредәге Геройлар аллеясында үз хезмәтләре һәм батырлыклары белән «Татнефть»не һәм республиканы илгә данлаган Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары бюстлары арасында үзенең лаеклы урынын...

Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге ял паркында Николай Константинович Байбаковның бронза бюстын ачу тантанасы булды.


Татарстан нефтенә турыдан-туры катнашы булган шәхеснең бронза сыны биредәге Геройлар аллеясында үз хезмәтләре һәм батырлыклары белән «Татнефть»не һәм республиканы илгә данлаган Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары бюстлары арасында үзенең лаеклы урынын алды.
«Советлар Союзының икътисады 35 ел татар нефтенә тотынып торды». Союзның югары җитәкчеләре арасында Татарстан нефтенең ил өчен әһәмияте турында менә шулай ачыктан-ачык һәм югары трибунадан әйтүче СССР дәүләт планы дигән оешманы егерме ел дәвамында җитәкләгән Николай Константинович Байбаков булды. Сугыш елларында СССР Оборона Дәүләт Комитетының фронтны һәм тылны ягулык белән тәэмин итү өчен җаваплы вәкиле булган Баку егете гитлерчыларны җиңәр алдыннан СССРның Нефть сәнәгате наркомы итеп билгеләнә һәм унбер ел дәвамында шушы тармакны җитәкли. Шаулап нефть фонтаннары аткан Татарстанны «икенче Баку» дип йөрткән еллар тармакны нәкъ менә ул җитәкләгән чорга туры килә.
Нефть тармагын үстерүдәге хезмәтләре өчен Николай Байбаковның үзенә дә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
Легендар шәхеснең каһарман нефтьчеләребез арасына һәйкәл булып басуы халкыбызның рәхмәтле була белүенә бер дәлил генә түгел, үзебезнең кыз һәм улларыбызны аның дәрәҗәсенә тиңләү дә ул. Бюстны ачуда "Татнефть»нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һәм башка җитәкчеләр катнашуы нәкъ шул хакта сөйли.
Шул ук көнне Әлмәтнең буалар каскады дип аталган ял зонасында 1 миллиардынчы тонна нефть чыгаручыларга багышлап яңартылган һәйкәл дә ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined