Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сочидан җиңү белән

Шушы көннәрдә җырчы кыз Назана (Арегназ Мсрян) Сочи шәһәреннән җиңү белән кайтты. Бу юлы ул "Музыкаль спринт" Халыкара конкурсында "Эстрада вокалы" номинациясендә җиңү яулады. Конкурс "Безнең киләчәк" Халыкара хәйрия фонды, Россия Мәдәният министрлыгы һәм чит ил партнерлар ярдәме белән оештырылган. Анда мәртәбәле кунаклардан Бедрос Киркоров (танылган җырчы Филипп Киркоровның әтисе)...

Шушы көннәрдә җырчы кыз Назана (Арегназ Мсрян) Сочи шәһәреннән җиңү белән кайтты.


Бу юлы ул "Музыкаль спринт" Халыкара конкурсында "Эстрада вокалы" номинациясендә җиңү яулады.
Конкурс "Безнең киләчәк" Халыкара хәйрия фонды, Россия Мәдәният министрлыгы һәм чит ил партнерлар ярдәме белән оештырылган. Анда мәртәбәле кунаклардан Бедрос Киркоров (танылган җырчы Филипп Киркоровның әтисе) катнашкан. Фестивальдә Россия, Украина, Белоруссия, Казахстаннан килгән талантлар көч сынашкан.
Бәйге шарты буенча һәр катнашучы өчәр җыр башкарырга тиеш булган. Жюри әгъзалары һәр җырчының сәхнәдә үз-үзен тотышын, артистлык сәләтен, музыкаль композицияне ни рәвешле башкаруына игътибар итеп, бәя биреп җиңүчене ачыклаган. Назана "Эстрада вокалы" номинациясендә иң яхшысы дип табылып, Диплом белән бүләкләнгән һәм Анталия шәһәренә (Төркия) узучы телевизион конкурска чакыру алган.
Сүз уңаеннан, Назана иҗатына "гашыйклар" игътибарына: җырчы кыз беренче музыкаль клибы һәм үзенең сәнгатькә ничек килеп керүе турында документаль фильм төшерә. Димәк, киләчәктә аны зәңгәр экраннарда күрергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музыкаль спринт