Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Җиң сызганып эшләр чак

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагысы башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үтте. Бу юлы комиссия әгъзалары белән беррәттән, авыл җирлеге башлыклары да катнашты. - Райондагы наркоситуация куандырырлык түгел. Кайбер урында киндер (конопля) үсеп утыруы билгеле. Бу турыда хокук сакчылары һәм авыл җирлеге башлыклары гына түгел, авыл халкы һәм, әлбәттә, наркоманнар...

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагысы башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үтте. Бу юлы комиссия әгъзалары белән беррәттән, авыл җирлеге башлыклары да катнашты.


- Райондагы наркоситуация куандырырлык түгел. Кайбер урында киндер (конопля) үсеп утыруы билгеле. Бу турыда хокук сакчылары һәм авыл җирлеге башлыклары гына түгел, авыл халкы һәм, әлбәттә, наркоманнар да белә. Соңгылары аны җыеп, наркотик әзерли, аны үзләре куллана һәм сата да. Проблема кискен. Аны тиз арада хәл итәргә кирәк, - диде Нәфис Нурлыхакович һәм Эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтовка мөрәҗәгать итеп, кырларында үсеп утыручы наркотик үләнгә күз йомган авыл башлыкларын җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте. Бәлки, шуннан соң алар «киндер кырларын» юкка чыгара башлар. Наркотикларның законсыз әйләнеше бүлеге оперуполномоченные Алексей Турецков:
- Дезоморфинга алмашка мәк саламчасы килде. Әмма наркоманнар арасында дезоморфин наркотигы да һаман үз популярлыгын югалтмый. Мәкне ирекле сатуда тапсалар, дезоморфин наркотигын әзерләү өчен даруханәдән сатып алган препаратларны кулланалар, - диде. Аның сүзләренә кушылып, Марат Мәхмүтов авыл җирлеге башлыкларын наркоманиягә каршы бергәләп көрәшергә чакырды.
- Шул вакытта гына эшебезнең нәтиҗәсе күренәчәк, - диде ул.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгече Римма Якупова, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Розалия Носова балаларның җәйге ялына тукталды. Балалар өчен сәламәтләндерү лагерьлары белән беррәттән, ишегалды лагерьларының эшләве турында сөйләде алар.
Йомгакны Нәфис Ибраев ясады. Ул наркотикларга каршы көрәшне тамырдан үзгәртеп, аны бергәләп башкарганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын әйтте.
- Яңа уку елы башланды. Әйдәгез, җиң сызганып, эшкә керешик. Мөмкин булганча, кулдан килгәннең барысын да эшлик, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотик