Заман сулышы

24 октябрь 2012 яңалыклары

  • 24 октябрь 2012 - 11:31
    Лениногорскида өлкәннәргә телефон тапшырдылар
    Бүген районда яшәүче ялгыз әби-бабайларга кәрәзле телефоннар тапшырдылар. Ул республикада старт алган "Мәрхәмәтле телефон" хәйрия акциясе кысаларында мөмкин булды. Шәһәрдән Анна Щербакова, Зәй-Каратайдан Саимә Фәтхетдинова, Әминә Гыйләҗева, Нәфис Шәкүров - беренчеләрдән булды. Аларга телефоннарны муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Луиза Ефарова өйләренә...
    464
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 11:29
    Лениногорск районында яңа күпер кулланылышка тапшырылды
    Бүген районыбызның Иштирәк-Бәкер трассасында тантаналы рәвештә яңа күпер кулланылышка тапшырылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары А.Гусев, "Главтатдортранс" дәүләт казна учреждениесе директорының беренче урынбасары Р.Фәварисов, шәһәр мэры Р.Хөсәенов һәм башкалар катнашты. Бу эшне "Строймонтажсервис" җәмгыяте хезмәткәрләре башкарган. Күпернең эшләнеше уникаль, ул бары болтлардан гына җыелган. Төзелеш материаллары Белгород шәһәрендә эшләнгән.
    803
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 11:24
    “Чишмә” – безгә бик кадерле
    Шушы көннәрдә шәһәребездә Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең күчмә утырышы булып үтте. Анда Казаннан килгән кунак - республиканың Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да катнашты. "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин һәм шагыйрь Таһир Шәмсуаровның Әлмәттә утырышта катнашып кайтып, чишмәлеләргә менә шундыйрак мәсьәләләр каралды, дип сөйләгәннәрен ишеткән бар. Бу юлы...
    564
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 11:16
    Кичен ялгыз йөрмәгез
    Хокук саклау органнары чаң суга: шәһәрдә кеше талау очраклары бермә-бер арткан. Мондый төр җинаятьләр тәүлекнең караңгы вакытында гына түгел, ә көпә-көндез дә теркәлә башлаган. Полициядә узган "түгәрәк өстәл"нең чираттагысы әнә шул темага багышланган иде. - Кеше талауның иң күп өлеше, гадәттә, яз-көз айларына туры килә. Бу вакытта психик авырулары булган...
    604
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 11:14
    Заманча, уңайлы, отышлы
    Лениногорск район электр челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре көче белән Федотовка авылында электр линияләрен яңарту, чыгарылма исәпләү приборлары кую эше төгәлләнде. Шушы көннәрдә җитәкчелек подрядчылар эшен тикшерде һәм объектны кулланылышка тапшырды. Федотовка авылындагы электр линияләре совет заманыннан бирле яңартылмаган, шактый таушалган хәлдә була. Электр линияләрен яңарту эше белән Бөгелмәдән «Электронефтегаз» подрядчы оешмасы...
    507
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 11:11
    Татарстан данын яклаячаклар
    Шәһәребезнең «Яшьлек» спорткомплексында КУДО буенча Ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеге үтте. Анда Лениногорск, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләренең КУДО мәктәпләреннән 7 яшьтән алып 28 яшькә кадәр булган 60 спортчы һәм кекусинкай каратэ мәктәбе укучылары катнашты. Лениногорскиның 27 спортчысы чемпионат һәм беренчелек җиңүчеләре исемен яулады. Сигез спортчы алтын медаль һәм кубок...
    655
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 11:05
    Казанлылар әкият куйды
    Шәһәребезнең Мәдәният сараена Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт татар яшь тамашачы театры артистлары килеп китте. Алар Н.Исәнбәтнең «Җиде кыз» музыкаль әкиятен күрсәтте. Аны карарга яшь тамашачылар - мәктәп укучылары килгән иде. Тамашадан укучылар канәгать калды, театр артистларының ешрак килүләрен теләде.
    564
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 11:02
    Магадан ташлары
    13 нче мәктәп китапханәсендә «Минераллар һәм ташлар - Җир байлыгы» дип аталган күргәзмә оештырылган. Әлеге коллекцияне мәктәпкә шәһәрдә яшәүче Лидия Хәкимова алып килгән. Алар 1978 елда Магадан өлкәсенең Ленинград Чукоткасы приискасыннан кайтарылган булган. Коллекциядә шулай ук мамонтның казык тешләре, ярым кыйммәтле ташлар, тау хрустале, асылташ та тәкъдим ителгән.
    535
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 10:59
    Үзе машина – үзе офис
    Күптән түгел мәшгульлек үзәге мобиль офислы булды. Ул үз эченә төрле техник җиһаз, җайланмалар алган автомобильдән гыйбарәт. Әлеге мобиль офисны кулланып, үзәк белгечләре авылларга чыгып, анда яшәүчеләргә эш эзләүдә ярдәм итү, эшсезләрне яңадан теркәү, махсус программада катнашу яки һөнәри белем алу мөмкинлеге буенча консультацияләр уздыру кебек дәүләт хезмәтләре күрсәтәләр.
    1199
    0
    0
  • 24 октябрь 2012 - 10:43
    “Калдырмыйбыз сезне догалардан, авылдашлар, тыныч йоклагыз!”
    Ел саен октябрь аеның соңгы көннәрендә бик күпләрнең күңелләрен шомландырып, йөрәкләренә мәңге җуелмас яра салган, сагыш-моңнарга уралган көннәрнең берсе- XX гасырның 30-50 елларында сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә алу көне билгеләп үтелә. Кыямәт еллары 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, мәчет-мәдрәсәләр ябылып, Ислам дине кануннарын аяк астына...
    594
    0
    0
Реклама