Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кичен ялгыз йөрмәгез

Хокук саклау органнары чаң суга: шәһәрдә кеше талау очраклары бермә-бер арткан. Мондый төр җинаятьләр тәүлекнең караңгы вакытында гына түгел, ә көпә-көндез дә теркәлә башлаган. Полициядә узган "түгәрәк өстәл"нең чираттагысы әнә шул темага багышланган иде. - Кеше талауның иң күп өлеше, гадәттә, яз-көз айларына туры килә. Бу вакытта психик авырулары булган...

Хокук саклау органнары чаң суга: шәһәрдә кеше талау очраклары бермә-бер арткан. Мондый төр җинаятьләр тәүлекнең караңгы вакытында гына түгел, ә көпә-көндез дә теркәлә башлаган. Полициядә узган "түгәрәк өстәл"нең чираттагысы әнә шул темага багышланган иде.


- Кеше талауның иң күп өлеше, гадәттә, яз-көз айларына туры килә. Бу вакытта психик авырулары булган кешеләр бәйдән ычкынган кебек, үз-үзләрен белештерми. Әлбәттә, мондый төр җинаятьләрне гел психик авырулы кешеләр генә кыла дигән сүз түгел әле. Балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан теркәлгәннәре дә бар, - диде полиция начальнигы урынбасары Алмаз Юнысов.
Узган елның 9 аенда республика буенча кеше талауның 1 мең 890 очрагы теркәлгән, быелның шул чорында - 1 мең 720 булган. Безнең шәһәр һәм районда әлеге чорда 16 җинаять узган ел булса, быелга 18 җинаять туры килә. Мәсәлән, бер атна эчендә кеше талауның дүрт очрагы теркәлгән. Алмаз Юнысов бер җинаятькә аерым тукталды.
...Республика клиник хастаханәсеннән дәваланып кайтучы бер ир-ат вокзалга кайтып җиткәннән соң, кибеткә кереп аракы ала һәм аны шунда ук эчә дә. Хастаханәдә озак дәваланырга туры килгәнлектән, үзе белән кыйммәтле аппаратурасы да була. Җинаятьчегә шул гына кирәк тә. Корбан - исерек хәлдә, кыйммәтле әйберләре шактый. Аның игътибарсызлыгыннан файдаланган җинаятьче барлык аппаратураны урлап кача.
Мондый һәм башка төр җинаятьләр күпчелек очракта кешенең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Әмма караңгы һәм кеше аз йөри торган урыннарда да җинаятьчеләр еш очрый.
Үсмерләр һәм өлкән яшьтәге пенсионерлар җинаятьчеләр өчен җиңел табыш. Бала кулыннан кәрәзле телефонын тартып алу яисә пенсионер әби-бабайларны көпә-көндез талап китү алар өчен акча юнәтүнең иң кулай ысулына әйләнде. Мондый хәлгә очраган кешеләргә полиция хезмәткәрләре кичектергесез рәвештә "02" телефон номеры аша шалтыратырга яисә үткән-сүткәннәрдән ярдәм сорарга киңәш итә.
- Җинаятьләрне кисәтү - безнең төп бурычыбыз, - ди Алмаз Борһанетдинович. - Моның өчен газет-телевидение аша халыкка мөрәҗәгать итеп, игътибарлы һәм уяу булуларын сорыйбыз, урамда таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кермәскә, кичке вакытта ялгыз гына йөрмәскә кирәк. Исегездә тотыгыз - җинаятьчеләр акча табуның барлык юлларын да куллана. Ә моның азагы бик аяныч тәмамланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талау