Заман сулышы

Татарстан данын яклаячаклар

Шәһәребезнең «Яшьлек» спорткомплексында КУДО буенча Ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеге үтте. Анда Лениногорск, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләренең КУДО мәктәпләреннән 7 яшьтән алып 28 яшькә кадәр булган 60 спортчы һәм кекусинкай каратэ мәктәбе укучылары катнашты. Лениногорскиның 27 спортчысы чемпионат һәм беренчелек җиңүчеләре исемен яулады. Сигез спортчы алтын медаль һәм кубок...

Реклама

Шәһәребезнең «Яшьлек» спорткомплексында КУДО буенча Ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеге үтте.
Анда Лениногорск, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләренең КУДО мәктәпләреннән 7 яшьтән алып 28 яшькә кадәр булган 60 спортчы һәм кекусинкай каратэ мәктәбе укучылары катнашты. Лениногорскиның 27 спортчысы чемпионат һәм беренчелек җиңүчеләре исемен яулады. Сигез спортчы алтын медаль һәм кубок белән бүләкләнде. Җиңүчеләр Татарстан беренчелегендә, аннан соң Идел буе федераль округы ярышларында катнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: КУДО
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: