"Заман сулышы" газетын күптәннән бик яратып укыйм. Татар тормышы, татар гаиләләре турында язылган мәкаләләрне, тирән эчтәлекле шигырьләрне кат-кат укып чыгам, аларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда кулланам.
Балалар белән әңгәмә вакытында, кызганыч, шуны ачыклыйм: күп гаиләләрдә татарча сөйләшмиләр. Аларда татарча китаплар юк, татар газеты алдырмыйлар, татар телендә...