Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида хәрби-патриотик үзәк ачылды

"Ветеран" үзәгендә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча мемориаль үзәк һәм шунда ук урнашкан "Боевое братство" иҗтимагый оешмасы базасында "Орленок" яшүсмерләр клубы ачылды. Тантаналы вакыйгада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Казан шәһәренең "Татарстан геройлары" иҗтимагый хәйрия оешмасы вәкилләре, кадетлар, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм башкалар катнашты. Мемориаль үзәк "Ветеран"...

"Ветеран" үзәгендә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча мемориаль үзәк һәм шунда ук урнашкан "Боевое братство" иҗтимагый оешмасы базасында "Орленок" яшүсмерләр клубы ачылды.


Тантаналы вакыйгада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Казан шәһәренең "Татарстан геройлары" иҗтимагый хәйрия оешмасы вәкилләре, кадетлар, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм башкалар катнашты.
Мемориаль үзәк "Ветеран" җәмәгатьчелек үзәгендә урнашып, анда сугыш чорын чагылдырган экспонатлар - солдат каскасы, радиоэлемтә аппараты, укучыларның сугыш турында иншалары, ул еллар турында язылган китаплар урын алган.
Бу көнне шунда ук "Орленок" яшүсмерләр клубы да ачылды. Ул яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүне күз алдында тотып эшләнгән. Клуб эшли башлаган беренче көннәрдән үк бирегә өч дистә яшүсмер йөрергә теләк белдергән инде. Монда алар куелган экспонатларны карый, тирәнтен тарих белән кызыксына алачак.
Үзәк ачылганнан соң, Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр куелды. Очрашу Лениногорск политехник колледжында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хђрбипатриотик