Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Рәсемнәре кебек серле ул

Шөгердә яшәп иҗат итүче рәссам Мансур Закировның 75 яшьлек юбилее уңаеннан Иске Шөгер Мәдәният йортында кичә булды. Аңа рәссамның туганнары, якыннары, остазлары, коллегалары, иҗат әһелләре, гомумән, рәсем сәнгатенең матурлыгын тоя белгән кешеләр җыелган иде. Бер бүлмәдә Мансур абыйның картиналарыннан күргәзмә оештырылган. Шунда ук рәссам иҗаты турында фикер алышырга, теләкләр җиткерергә...

Шөгердә яшәп иҗат итүче рәссам Мансур Закировның 75 яшьлек юбилее уңаеннан Иске Шөгер Мәдәният йортында кичә булды. Аңа рәссамның туганнары, якыннары, остазлары, коллегалары, иҗат әһелләре, гомумән, рәсем сәнгатенең матурлыгын тоя белгән кешеләр җыелган иде.


Бер бүлмәдә Мансур абыйның картиналарыннан күргәзмә оештырылган. Шунда ук рәссам иҗаты турында фикер алышырга, теләкләр җиткерергә дә мөмкин иде. Күргәзмәгә килгән иҗат әһелләренең күбесе рәссамның картиналарын һәвәскәрләр күзлегеннән генә караса, остазы танылган рәссам Анатолий Левлюх профессионалларча бәя бирде: «Мансур иҗатында төп урынны пейзаж алып тора. Табигатьне сурәткә төшерү гаҗәеп осталык һәм сабырлык сорый. Ул картиналарын үзенчәлекле, таулар, елгаларны тоеп булырлык итеп ясый. Боларның һәрберсендә кабатланмас осталык, рәссамның күңел җылысы сизелеп тора. Болар - чынбарлыктан алынган иҗат җимешләре.Төньякның, башлыча Чукотканың табигатен, гади күз белән күреп булмаган әкияти гүзәллеген, шул мохит экзотикасын оста, сәнгатьле, ачык итеп сурәтли, хәтта аның иҗат җимешләрен бүген үк республика күләмендә үткәрелүче күргәзмәгә куярлык. Рәсемнәрендә караңгы төсләр өстенлек алуы - төньякның кырыс табигатен күрергә һәм үзеңне шунда булган кебек хис итәргә мөмкинлек бирә», - ди ул.
Рәссам Мөдәррис Минһаҗев исә авторны төбәгебез рәссамнарының йөзек кашы дип атады:
- Анда рух ныклыгы, рәсем сәнгате осталыгы, пейзаж ясауның иң зәвыкълы үрнәкләре һәм шул ук вакытта тыйнаклык та хөкем сөрә. Караңгы төсләр сайларга тырышып, гади генә табигать күренешенә җан өрә алу - үзе бер осталык. Аның рәсемнәре сәнгать кешеләре өчен матурлык үрнәге булып тора. Кайсы гына картинасына күз салсаң да, рәссамның чит җирләрдә туган ягын сагынуын, төньяк табигатен сурәтләгәндә дә төбәк мотивларын куллану моның ачык дәлиле, - дип бәяләде ул рәссам иҗатын күзәтеп чыкканнан соң.
Рәссам исә үзе аз сүзле, рәсемнәре кебек серле, кешегә ачылып бетми. Бары берничә сүз белән генә сәнгатькә тартылуы хакында әйтеп куя:
-20 елга якын Чукоткада яшәргә туры килде. Шунда көндезләрен табигатькә чыгып, әйләнә-тирәне тукымага төшерә идем. Туган якка кайткач, үзебезнең якны ешрак ясый башладым. Теләгем- мин күргән матурлыкны башкалар да күрә, тоя алсын иде, -ди.
Кызы Лилия әтисенең картиналарны күбрәк кышын иҗат итүен искә ала:
-Әле дә хәтеремдә, әтинең аерым бүлмәсе бар иде. Андагы ул буяуларны күрсәгез, исәбе-хисабы юк. Шаярышып уйнап йөреп, без аларны түгеп бетерә идек. Ә әти тыныч кына тукымага рәсем төшерүен белә. Бер картинаны бетермичә, бүлмәдән чыкмый. Җәен ул умарталар белән мәш килә, кичләрен безне тәмле ашлар белән сыйлый иде, -ди кызы.
Күргәзмәдә бөек останың табигатькә мәхәббәтенә тагын бер кат инанасың. Ел фасылларының алышынып торган гүзәл бизәкләре, урман, мәһабәт таулар, дулкынланып, чайкалып утырган диңгез, төз, горур имәннәр, су буенда балыкчы картны зарыгып көткән көймәләр - һәммәсе җанлы һәм чын сыман. Сурәтләр шундый зур ышандыру көченә ия, алар тередер сыман, кояш нурлары җылылык чәчә, агач яфраклары шыпырт кына серләшәдер кебек.
Юбилей күргәзмәсенә килүчеләр рәссамның тылсымлы кыл каләменә сокланып, үз фикерләрен белдерде. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелде бу көнне. Кичәдә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәеновның котлавын җиткерделәр, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев имзасы белән җибәрелгән Мактау кәгазьләре укылды. Иҗат әһелләренең теләкләре, хатыны, улы, килене, кызы һәм оныгының тәбрикләү сүзләре, Мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән концерт белән үрелеп барып, күргәзмәгә килүчеләр һәм Мансур абый күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Алга таба да рәссам яңадан-яңа картиналар белән шатландырып торсын, иҗат чишмәсе саекмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мансур Закиров