Заман сулышы

28 февраль 2013 яңалыклары

  • 28 февраль 2013 - 11:30
    Лениногорскида ЮХИДИ эшчәнлеген тикшерделәр
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы үтте, дип хәбәр итә муниципаль районның рәсми сайты. Аңа ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция һәм балигъ булмаганнар эше буенча инспекция вәкилләре чакырылган иде. Биредә 2012 елда ЮХИДИ бүлеге тарафыннан башкарылган эшләр, балалар травматизмын киметү һәм Лениногорск-Ивановка-Аккүл авылларына даими...
    982
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 11:28
    Лениногорскиның яшь музыкантлары җиңүе
    Балалар музыка мәктәбе шәкертләре һәм укытучылары Казанда "На крыльях таланта" Халыкара конкурсында катнашты. Якташларыбыз үзләрен күптөрле номинацияләрдә күрсәтте. Нәтиҗәдә, укучылар арасында фортепиано дуэты номинациясендә - Дарья Сосулина һәм Диана Томбовцева I урынга, фортепиано номинациясендә - Дарья Сосулина II урынга, Анастасия Сергушова III урынга, академик вокал номинациясендә - Айдар Илалов, Елизавета...
    1132
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 11:24
    Көмеш медаль – Лениногорск трамплинчыларында
    15 - 18 февральдә Түбән Тагил шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Кубогының 9,10,11,12 нче этаплары үтте. Ярышта Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Мәскәү, Көньяк Сахалин, Екатеринбург, Магадан, Лениногорск шәһәреннән һәм Ленинград, Пермьнан килгән спортчылар көч сынашты. Россия Кубогының 10 нчы этабында лениногорскилы Роман Трофимов көмеш медаль яулады.
    602
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 11:23
    Лениногорск укытучылары – спартакиадада
    Шәһәребезнең мәгариф хезмәткәрләреннән торган команда Яшел Үзән шәһәрендә узган кышкы спартакиадада катнашты. Безнекеләр төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Призлы урыннар да бар, мәсәлән, 2 нче мәктәпнең биология фәне укытучысы Анастасия Соколова шахмат буенча III урын алды.
    622
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 11:19
    Аңлату - гаиләдән башлана
    Соңгы арада балалар югалу белән бәйле хәлләр бөтен республиканы гына түгел, хәтта Россияне дә тетрәндерде. Мәктәпләр, балалар бакчаларында шуңа кагылышлы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Исегезгә төшерәбез: февраль башында Яр Чаллыда 8 яшьлек кыз югала, берничә көннән үле гәүдәсе табыла. Ә 19 февральдә Алабугада II сыйныфта укучы кыз бала педофил корбаны була....
    1243
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 11:15
    Алкоголь сатсалар – хәбәр итегез
    Этил спирты, алкоголь һәм составына спирт кергән продукциянең әйләнеше өлкәсендә оператив хәлнең катлаулануы сәбәпле, 8 февральдән шәһәр һәм район территориясендә "Алкоголь" оператив-профилактик чара үтә. Аның максаты - гамәлдәге закон үтәлешен тикшерү. Ел башыннан бирле Лениногорск хокук сакчылары тарафыннан 42,2 литр алкоголь, составына спирт кергән продукция, шул исәптән сыра алынган. Административ...
    1001
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 11:10
    Үзебезнең Альберт абый
    Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә язучы Альберт Хәсәновның 75 еллыгы уңаеннан «Яратмый мөмкин түгел» дип аталган кичә үтте. Аңа әдипнең коллегалары, иҗат әһелләре, гомумән, әдәбиятны яратучы кешеләр җыелган иде. -Бүгенге көндә аның өлкәннәр һәм балалар өчен язылган утызлап китабы бар. Әсәрләре яратылып укылганга, кытай, әрмән, литва, украин телләренә тәрҗемә ителгән. Аларның...
    681
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 10:43
    Солдат уллар – горурлыгыбыз
    Иске Шөгер авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Туган якка солдат сәламе" дип аталган кичә үткәрелде. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында укып, солдат сәламнәрен җиткерә. Быел шулай булды. Улыбыз Альберт армия сафларына алынгач, миңа да бу кичәдә катнашырга туры...
    1228
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 10:40
    Кабат очрашырга язсын
    Бер көнне Лениногорскидан күптәнге танышым Флера Яковлевна Родионова шалтырата: "Мине Сарабикколдан әйләндереп кайт әле. Гөлсирин шалтыратты. "Гөлсем апа: Флераны төшемдә күрдем, исән микән, бик сагынам мин аны, гел зәңгәр чәчәкле күлмәген кигән чагы күз алдымда, килсен иде минем янга, күңелем булыр иде",- дип әйтте", - ди. Гөлсирин дигәнем, Сарабиккол ветераннар...
    711
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 10:31
    Язмыш камчысы
    Балачак хатирәләре бик ярлы булды Гөлдәниянең. Өч яшендә абыйсы белән әнисеннән ятим калып, ярым-гарип әтисе белән көн күрделәр. Әтиләре кайда тал читәннәре үреп, кайда итек олтанлап, төпсез табак-чиләкләр ямап яшәде. Хәер, авыл халкы үз итте бу гаиләне. Йөрәк әрнеткеч салкыннарда ачлыкта, ялангачлыкта яшәгән гаиләләр күп иде ул елларда. Гомер суы...
    719
    0
    0
Реклама