Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Аңлату - гаиләдән башлана

Соңгы арада балалар югалу белән бәйле хәлләр бөтен республиканы гына түгел, хәтта Россияне дә тетрәндерде. Мәктәпләр, балалар бакчаларында шуңа кагылышлы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Исегезгә төшерәбез: февраль башында Яр Чаллыда 8 яшьлек кыз югала, берничә көннән үле гәүдәсе табыла. Ә 19 февральдә Алабугада II сыйныфта укучы кыз бала педофил корбаны була....

Соңгы арада балалар югалу белән бәйле хәлләр бөтен республиканы гына түгел, хәтта Россияне дә тетрәндерде. Мәктәпләр, балалар бакчаларында шуңа кагылышлы ата-аналар җыелышы үткәрелде.


Исегезгә төшерәбез: февраль башында Яр Чаллыда 8 яшьлек кыз югала, берничә көннән үле гәүдәсе табыла. Ә 19 февральдә Алабугада II сыйныфта укучы кыз бала педофил корбаны була. Бәхеткә, ул исән. Шул уңайдан, Лениногорск эчке эшләр бүлеге ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, нинди очрак булуына карамастан, өметне югалтмаска һәм каушап калмаска куша. Балаларның нәрсә белән шөгыльләнүләре хакында ешрак белешеп торырга, урамда, чит кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга кирәк.
Бала югалу төрлечә булырга мөмкин. Беренчесе - аның өйдән качып китүе. Моңа нәрсә этәрә соң? Күп вакыт якыннарының игътибары җитмәве белән аңлаталар. Шулай ук артык йөкләмә, эш булуы да сәбәп була. Тагын ике мотив - күңелсезлек һәм гаиләдәге кырыс гадәт-таләпләр. Бала һәм гаиләдәгеләрнең мөнәсәбәте һәрвакыт контрольдә булуы мөһим.
Бала югалды, ди. Бу вакытта үзегез генә эш итмәгез, якыннар, туганнар белән элемтәгә кереп, ярдәм итә алырлык кешегә мөрәҗәгать итәргә. Бала тоткарланып, бер сәгать үтүгә, эзләүне башларга кирәк. Полициянең ярдәме дә бик урынлы булыр. Соңыннан, тапкан очракта, аны орышырга кирәкми, ул үзе дә курыккан хәлдә була. Тынычланып беткәч кенә уртага салып сөйләшә аласыз.
Һәм соңгы очрак - баланы урлап алып китү. Менә бу очракта беренче эш - хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү. Андагы хезмәткәрләрнең уйлап һәм дөрес эш итүләре - уңай нәтиҗә бирер.
Волонтерларны җәлеп итү дә кирәкле гамәл. Чаллыда югалган кызны эзләүдә нәкъ менә алар булышкан. Андыйлар социаль челтәрдә мәгълүмат урнаштыра, башкаларны да әлеге эшкә тарта.
Әйләнә-тирәдә кеше кайгысына битараф булмаучылар барлыгына ышаныгыз, өметсезлеккә бирелмәгез.
Ярдәм кирәккәндә, безнең телефон: 02, 2-72-20.
Эчке эшләр министрлыгының "ышаныч телефоны": 8-843-2912-002 (тәүлек әйләнәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала