Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Солдат уллар – горурлыгыбыз

Иске Шөгер авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Туган якка солдат сәламе" дип аталган кичә үткәрелде. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында укып, солдат сәламнәрен җиткерә. Быел шулай булды. Улыбыз Альберт армия сафларына алынгач, миңа да бу кичәдә катнашырга туры...

Иске Шөгер авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Туган якка солдат сәламе" дип аталган кичә үткәрелде.


Ел саен мәдәният хезмәткәрләре, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында укып, солдат сәламнәрен җиткерә. Быел шулай булды. Улыбыз Альберт армия сафларына алынгач, миңа да бу кичәдә катнашырга туры килде. Анда, минем кебек үк, Салават Кашипов белән Айдар Абдуллинның да әти - әнисе солдат улларының хатын укыганда горурланып утырганнардыр, дип уйлыйм. Ата-ана туган илен сакларга армия сафларына киткән улы өчен өзгәләнеп, аны сагынып яши. Үзең туган йортта булсаң да, күңелең белән гел балаң яныңда. Аларның хисләрдән ташып торган күңелләренә бер җылы сүз җитә. Бу көнне мондый сүзләр күп әйтелде. Аларның хатларын авылыбыз егете Айнур Минязев укыды. Хатлар уку җыр-моң белән үрелеп барды. Кичәне алып баручы Алмаз Борһанов тамашачыны моңлы җырлары белән елатты да, мәзәк сөйләп көлдертте дә, ут чыгарып биеп тә алды. Шөгер үзешчәннәре, Айрат Шәйхелисламов, Рәшит Ихсанов, Гөлинә Ихсанова, Илназ Гыйльманов, Венера Кәлимуллина җырлары кичәгә бәйрәм төсмере өстәде. Авылда талантлы яшьләр күп икән, авылның киләчәге өметле икән дигән фикердә калдык. Бәйрәмне оештыручылар Гүзәл Рәхимова, Роза Кашипова, солдат әниләренә изге теләкләр теләп, тере чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Рәхмәт аларга. Бу якты, игелекле традиция һәрвакыт саклансын иде, дигән теләктә калам.
Резидә Хәертдинова, Яңа Шөгер
"Туган якка солдат сәламе"
Алисә Фәрзиева, Урмышлы авылы
Быел да 23 февраль көнне Урмышлы мәдәният йорты халыкны үзенә җыйды.
1968 елдан бирле традицион рәвештә уздырылып килүче "Туган якка солдат сәламе" кичәсен авыл халкы көтеп ала. Алдан мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары хәрби хезмәттә булган авылдаш егетләргә хат яза, ә шушы кичәдә солдатлардан килгән җавап хатлары укыла.
Авылдашларга исәнлек-саулык, тазалык теләп, кичәнең беренче өлешен мәдәният йортында эшләп килүче "Сәламәтлек театры" "Сәламәтлек ярминкәсе" белән ачып җибәрде. Берничә көн элек кенә район фестивалендә чыгыш ясап кайткан үзешчәннәребезнең авылдашларына әйтер сүзләре бар иде шул.
Кичәнең икенче өлешен исә уллары, якыннары армия сафларында булганнар аеруча түземсезлек белән көтеп алды. Быел биш авылдаш егетебез: Линар Имаметдинов, Фәнис Хисамов, Фидаил Фәрзиев, Илдар Җәләлетдинов, Вагыйз Латыйпов армия сафларында ил каршындагы бурычларын үти. Алардан килгән җавап хатларын солдатларның эне-сеңелләре, туганнары укыды. Һәр солдат әти-әнисе өчен сәлам җыры сорап язган иде. Хәрби бурычларын үтәүче балаларының яраткан җырларын туганнары, дуслары башкаруы - әти-әнине уллары белән күрештергәндәй булды. Сәхнәдәге җырны телефон аркылы тыңлау бәхетенә ирешкән солдатлар да бар иде. Дусларының тырышлыгы белән, авылдашлары арасында концерт карап утырган кебек булгандыр аларга. Ә бу вакытта, залда утыручыларга һәр солдатның балачагы, яшүсмер елларыннан, хәрби хезмәттә вакытта ясалган фотолардан эшләнгән матур презентация күрсәтелде. Үз гомерендә әллә ничә буын солдат озаткан Гөлгенә апа Җәләлетдинова, бердәнбер улын армиядән көтеп торучы Миләүшә Фәрзиева авылдашларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп, концертны оештыручыларга, килгән тамашачыларга рәхмәтен җиткерде.
Кичәбезнең өченче өлеше - "Интернационалист сугышчылар"га - багышланган иде. Андыйлар безнең Урмышлы авылында да бар: Болар - Нәфис Кәримов һәм Фәрхәт абый Фәтхетдинов. Аларны да бәйрәм белән котлап, җырчы егет-кызларыбыздан сәлам җырлары яңгырады, биюләр башкарылды. Кичәне йомгаклап, клуб мөдире Ландыш апа Локманова сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәргә рәхмәт әйтте.
Гомумән алганда, кичә авыл халкына бик ошады. Ата-аналар, әби-бабайлар, туганнар солдаттагы егетләр белән очрашкандай булды. Аларның күзләреннән тамган яшь бөртекләре дә бәхеттән, сагынудан һәм балалары белән горурланудан иде!
Кемнең әтисе җитезрәк?
Рима Фәйрушина, Яңа Иштирәк мәктәбе укытучысы
Быелгы уку елы башында Яңа Иштирәк мәктәбе башлангыч мәктәп булып калды (зурлар Зеленая Роща мәктәбенә йөри). Шуңа карамастан, мәктәбебез гөрләп тора. Уку елы башланганнан бирле нинди генә чаралар, бәйрәмнәр, бәйгеләр, очрашулар үтмәде бездә: саный китсәң, бармакларың җитмәс. Тикшерүчеләр дә, төрле комиссияләр дә башлангыч мәктәп кенә дип тормый, бар да хәлебезне белеп тора.
Менә бүген - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Әтиләр бәйрәме үткәрдек. Аңа 26 укучының әтисе, абыйлары, хәтта бабалары килгән иде. Бәйрәм Бөек Ватан, Әфган һәм Чечня сугышлары вакытындагы Ватаныбыз алдында бурычларын үтәгән солдатларга багышланган презентация карау һәм башларын салган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Алга таба бәйрәм балаларның әтиләренә багышланган шигырьләре һәм җыр-биюләре белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең иң кызыгы - икенче өлеш иде. Әтиләр һәм малайлар ике командага бүленеп спорт эсафетасында көч сынашты. "Җитезләр" һәм "Йолдыз" командасы 12 төрле бәйгедә ярышты. Нәтиҗәдә, "Җитезләр" командасы "Алга! Алга! Алга!" дигән девизларына тугры калып, җиңеп чыкты.
Бәйрәмнең азагында башлангычлар әтиләренә үз куллары белән иҗат иткән бүләкләрен тапшырды һәм кичәне бергәләп чәй табыны янында дәвам иттек.
Әти-әниләр һәм мәктәп коллективы бердәм булганда, мәктәбебездә укулар да, тәрбия эшләре дә нәтиҗәле булуына тагын бер кат инандык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм

2
X