Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Үзебезнең Альберт абый

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә язучы Альберт Хәсәновның 75 еллыгы уңаеннан «Яратмый мөмкин түгел» дип аталган кичә үтте. Аңа әдипнең коллегалары, иҗат әһелләре, гомумән, әдәбиятны яратучы кешеләр җыелган иде. -Бүгенге көндә аның өлкәннәр һәм балалар өчен язылган утызлап китабы бар. Әсәрләре яратылып укылганга, кытай, әрмән, литва, украин телләренә тәрҗемә ителгән. Аларның...

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә язучы Альберт Хәсәновның 75 еллыгы уңаеннан «Яратмый мөмкин түгел» дип аталган кичә үтте. Аңа әдипнең коллегалары, иҗат әһелләре, гомумән, әдәбиятны яратучы кешеләр җыелган иде.


-Бүгенге көндә аның өлкәннәр һәм балалар өчен язылган утызлап китабы бар. Әсәрләре яратылып укылганга, кытай, әрмән, литва, украин телләренә тәрҗемә ителгән. Аларның гомуми тиражы ике миллионнан артып китә, - дип башлап җибәрде кичәне Тәслимә Рәфыйкова. Биредә авторның иҗаты, тормыш юлы, язучы белән бәйле кызыклы хәлләр, аккордеонда уйнавы, шахматчы булуы, өздереп биюе, умарта тотуы хакында истәлекләр сөйләнде. Шунда ук язучының китапларыннан күргәзмә һәм иҗаты тәкъдим ителде.
«Альберт абый Әлмәттә яшәсә дә, тумышы белән безнең районнан. Шуңа да аны әлмәтлеләр язучы Альберт Хәсәнов, дип йөртсә, ә без исә аны яратып үзебезнең Альберт абый, дип әйтәбез», дигән мактау сүзләре әдип күңеленә хуш килде. Ул каләмдәшләренең мондый матур теләкләреннән канәгать калып: «Бик мактамагыз, без бозыла торган халык», дип шаярткалады. Юбиляр адресына төбәп әйтелгән җылы сүзләр, матур теләкләр, чыннан да, күп булды бу көнне.
Кичәдә шәһәр мэры урынбасары Гөлфирә Рафикова муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән юбилярны туган көне белән котлады, КПРФ ветераны Миңлезаһит Нафиков әдипкә «СССРга - 90 ел», дип аталган медаль тапшырды.
-Авторның әсәрләрендәге геройлар кабатланмый, алар халыкча сөйләшә. Һәр әсәре үзенчәлекле, мавыктыргыч сюжетка һәм матур сөю хисләре, мәхәббәткә корылган. Теле дә йөгерек, күңелгә ятышлы. Китаплары арасында «Данагөл» романы Америка боевигы сыман кызыклы, Һинд киносы кебек ышандыра торган тормышчан әсәр. Анда төрле илгә сибелгән татар язмышы чагыла, - дип бәя бирде язучы Рәмзия Габделхакова. Бу сүзләрне раслагандай, 11 нче гимназия укучысы Айсылу Зиннурова каз тәне чыгарырлык, чәчләр үрә торырлык итеп, «Данагөл» романыннан өзек укыды. Кичә иҗат әһелләренең теләкләре, әдип иҗатына бәя бирүләре; китапханә хезмәткәрләре, «Сүнмәс ялкын» ансамбле, «Карлыгач» балалар бакчасына йөрүчеләр һәм 11 нче гимназия укучылары әзерләгән җыр-биюләр, әдипнең шаян сүзләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей