Заман сулышы

24 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 24 сентябрь 2013 - 10:07
    Лениногорскида 28 сентябрьдә ярминкә булачак
    Үзәк мәйданда Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунакларына авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Арзан бәядән яшелчә, ит, бал, он, төрле ярма һәм башка азык-төлек алырга мөмкин булачак. Башлана 8.00 сәгатьтә Рәхим итегез!
    536
    0
    0
  • 24 сентябрь 2013 - 10:03
    Лениногорск фатирларында җылылык кайчан бирелер?
    Җылылыкны кайчан бирә башларлар, дигән сорау күпләрне борчый. Норматив буенча, уртача тәүлек температурасы 8 градустан түбән булса, җылылык сезоны башланырга тиеш. Муниципаль районның Иҗтимагый советының чираттагы утырышы коммуналь предприятиеләрнең кышка әзерлеге мәсьәләләренә багышланган иде. - Җылылыкка ихтыяҗ кичерүче учреждениеләр, социаль объектларга аны иртәрәк бирергә кирәк, - дип белдерде аның рәисе...
    503
    0
    0
  • 24 сентябрь 2013 - 09:58
    Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү күләме
    23 сентябрь көненә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 39 тоннага якын сөт савып алган. Хуҗалыклар сөт эшкәртү заводына 31 тоннадан артыграк сөт тапшырган. Район буенча бер сыерга 10,1 килограмм сөт туры килә (2012 елда да шул чамада булган). Таблицадан күренгәнчә, хуҗалыклардагы сөтлебикәләр, узган ел белән чагыштырганда, сөтне азрак биргән. Бары тик...
    459
    0
    0
  • 24 сентябрь 2013 - 09:56
    Лениногорскилылар “милләтләр кроссы”нда катнашты
    Үткән шимбәдә лениногорскилылар "Милләтләр кроссы" дип аталган җиңел атлетика ярышында катнашты. Анда студентлар, оешма-предприятиеләрдән барлыгы - 1мең 500ләп кеше чыккан иде. Хатын-кызлар - бер, ир-атлар ике километр дистанциягә йөгерде. Йөгереш Боз сарае янында башланды. Иң беренчеләрдән булып, урта һәм югары уку йортлары студентлары йөгерде. Нәтиҗәдә, егетләр арасында шәхси зачетта I...
    552
    0
    0
  • 24 сентябрь 2013 - 09:54
    Бергәләп эшләрбез
    Совет чорында колхозда рәис сайлыйлар. Кемне тәкъдим итәсез, дип халыкка мөрәҗәгать итәләр. Берсе торып: - Үзебезнең авылда туып-үсеп колхоз рәисе урынбасары булып эшләгән Барый абыйны куйыйк, - дип тәкъдим итә. Башкалар тагын берничә кешене тәкъдим итә. Күпчелек Барый абзый кандидатурасын яклый. Сүз аның үзенә бирелә: - Авылдашлар, ышануыгыз өчен рәхмәт....
    938
    0
    0
  • 24 сентябрь 2013 - 07:38
    Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында мәдәният йорты ачылды
    Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында Зәй-Каратай авылында яңа мәдәният йорты, шулай ук сугышта һәлак булган һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә мемориаль комплекс ачылды. Башкала кунаклары шулай ук туган якны өйрәнү музеенда булды. Мэриядә Бөек Ватан сугышының...
    509
    0
    0
Реклама