Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар “милләтләр кроссы”нда катнашты

Үткән шимбәдә лениногорскилылар "Милләтләр кроссы" дип аталган җиңел атлетика ярышында катнашты. Анда студентлар, оешма-предприятиеләрдән барлыгы - 1мең 500ләп кеше чыккан иде. Хатын-кызлар - бер, ир-атлар ике километр дистанциягә йөгерде. Йөгереш Боз сарае янында башланды. Иң беренчеләрдән булып, урта һәм югары уку йортлары студентлары йөгерде. Нәтиҗәдә, егетләр арасында шәхси зачетта I...

Үткән шимбәдә лениногорскилылар "Милләтләр кроссы" дип аталган җиңел атлетика ярышында катнашты.
Анда студентлар, оешма-предприятиеләрдән барлыгы - 1мең 500ләп кеше чыккан иде. Хатын-кызлар - бер, ир-атлар ике километр дистанциягә йөгерде.
Йөгереш Боз сарае янында башланды. Иң беренчеләрдән булып, урта һәм югары уку йортлары студентлары йөгерде. Нәтиҗәдә, егетләр арасында шәхси зачетта I урынны Лениногорск нефть техникумы студенты Николай Елизаров, кызлар арасында - Елена Сухалова (педагогика училищесы) яулады.
Соңрак, старт сызыгына оешма-предприятие хезмәткәрләре чыкты. Алар арасында шәхси зачет дүрт яшь категориясе буенча үтте. 29 яшькә кадәргеләр арасында финиш сызыгын беренчеләрдән булып ир-атлардан - Сергей Чернов («Лениногорскнефть» идарәсе), хатын-кызлардан - Диана Минаҗева ("Саклык банкы") узды. 30-39 яшьлекләр арасында - Сергей Сеелев (РРНУ) белән Ольга Дьячкова («Лениногорскнефть» идарәсе), 40-49 яшьлекләр арасында - Марат Әхмәтов («ТМС-Групп») белән Гөлнара Летунова («Лениногорск-РемСервис»), 50 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында - Якуп Халиков («Лениногорск-РемСервис) белән Вера Звягинцева («Лениногорскгаз» идарәсе) беренчелекне яулады.
Команда зачетында уку йортлары арасында беренче урында - Лениногорск нефть техникумы, икенче урында - политехник колледж, өченче урында - педагогика колледжы. Оешма-предприятиеләр арасында - Мәгариф идарәсе, «Витязь» сак предприятиесе һәм «Лениногорскнефть» идарәсе командалары җиңү яулады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә грамота һәм сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кросс