Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск фатирларында җылылык кайчан бирелер?

Җылылыкны кайчан бирә башларлар, дигән сорау күпләрне борчый. Норматив буенча, уртача тәүлек температурасы 8 градустан түбән булса, җылылык сезоны башланырга тиеш. Муниципаль районның Иҗтимагый советының чираттагы утырышы коммуналь предприятиеләрнең кышка әзерлеге мәсьәләләренә багышланган иде. - Җылылыкка ихтыяҗ кичерүче учреждениеләр, социаль объектларга аны иртәрәк бирергә кирәк, - дип белдерде аның рәисе...

Җылылыкны кайчан бирә башларлар, дигән сорау күпләрне борчый.
Норматив буенча, уртача тәүлек температурасы 8 градустан түбән булса, җылылык сезоны башланырга тиеш.
Муниципаль районның Иҗтимагый советының чираттагы утырышы коммуналь предприятиеләрнең кышка әзерлеге мәсьәләләренә багышланган иде.
- Җылылыкка ихтыяҗ кичерүче учреждениеләр, социаль объектларга аны иртәрәк бирергә кирәк, - дип белдерде аның рәисе Анатолий Кондратьев.
Лениногорск җылылык челтәрләре предприятиесе баш инженеры Марат Нурмөхәммәтов сүзләренчә, шәһәрдә үзәк җылыту системалары социаль өлкәнең барлык объектларына да җылылыкны бүген үк бирергә әзер. Моның өчен опрессовка, торбаларны юдыру кебек эшләр вакытында үткәрелгән.
Ягу сезонына әзерлек кысаларында башкарылган эшләре турында «Уютный дом» идарәче компаниясе директоры Василий Хлапов, «Лениногорскгаз» идарәсе, «Водоканал» җәмгыяте вәкилләре дә сөйләде.
Чыгыш ясаучылардан аңлашылганча, коммуналь предприятиеләр җылылык сезонына әзер. Температураның нормативка якынлашуын гына көтәбез. Ул әлегә шактый югары булса да, өйдә бик салкын дип зарланучылар бар. Хастаханә, балалар бакчаларына җылы аеруча кирәк бит инде. Казанда кайбер объектларда җылылык бирә башладылар, дип сөйлиләр.
Дүшәмбе көнне үткән атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов җылылык системасын су белән тутырып, салкыннар башланганчы әзер булып торырга кушты. Һава температурасы әллә ни түбән дә түгел ул үзе. Тик бертуктаусыз яңгыр яву гына эшне боза. Әле җылылык биреп куйсалар, «әбиләр чуагы» да килеп җитүе мөмкин. Гадәттә, шулай була бит. Аннары инде тәрәзәләрне ачып йоклый башлаячакбыз. Һәм түләү кәгазендәге җылылык турысындагы санга гына аптырарга кала. Утырышта «Уютный дом» идарәче компаниясе директоры Василий Хлапов билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның 40 миллион сум бурычы бар. Ә җылылык сезоны башланса, ул бермә-бер артмасмы? Иҗтимагый совет рәисе билгеләп үткәнчә, әҗәттән котылу өчен идарәче компания һәм суд приставларына эшне катгыйлатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќылылык