Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү күләме

23 сентябрь көненә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 39 тоннага якын сөт савып алган. Хуҗалыклар сөт эшкәртү заводына 31 тоннадан артыграк сөт тапшырган. Район буенча бер сыерга 10,1 килограмм сөт туры килә (2012 елда да шул чамада булган). Таблицадан күренгәнчә, хуҗалыклардагы сөтлебикәләр, узган ел белән чагыштырганда, сөтне азрак биргән. Бары тик...

23 сентябрь көненә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 39 тоннага якын сөт савып алган.
Хуҗалыклар сөт эшкәртү заводына 31 тоннадан артыграк сөт тапшырган. Район буенча бер сыерга 10,1 килограмм сөт туры килә (2012 елда да шул чамада булган). Таблицадан күренгәнчә, хуҗалыклардагы сөтлебикәләр, узган ел белән чагыштырганда, сөтне азрак биргән. Бары тик «Зеленогорский» бүлекчәсе, «Йолдыз», «Восходящая Заря» җәмгыятьләре генә артыграк сауган.
Фермер хуҗалыкларында гомуми сөт күләме 4 мең 613 килограмм тәшкил итә. Күпчелек өлеше «Хәбибуллин Ф.З.» һәм «Ганиев И.М.» фермер хуҗалыкларына туры килә.
Беренче графада - хуҗалык исемнәре, икенчесендә - 23 сентябрь көненә бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның гомуми сөт күләме (килограммнарда).
"Зеленогорский" бүлекчәсе 13,4 11,2 2272
Гаилә фермалары 13,4 14,0 4613
«Сатурн-Урал» 12,4 13,5 2048
"Лениногорская"агрофирмасы" 11,3 11,3 17 661
"Йолдыз" җәмгыяте 9,9 8,8 991
"Восходящая Заря" җәмгыяте 8,9 7,8 1950
"Ленин" 8,4 8,8 2520
"Чулпан" 7,8 9,2 1410
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 6,8 8,2 2283
"Хәсәнов Х.Х." шәхси предприятиесе 6,4 7,5 790
"Маркс" җәмгыяте 6,2 8,4 2010

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сљт

2
X