Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Бергәләп эшләрбез

Совет чорында колхозда рәис сайлыйлар. Кемне тәкъдим итәсез, дип халыкка мөрәҗәгать итәләр. Берсе торып: - Үзебезнең авылда туып-үсеп колхоз рәисе урынбасары булып эшләгән Барый абыйны куйыйк, - дип тәкъдим итә. Башкалар тагын берничә кешене тәкъдим итә. Күпчелек Барый абзый кандидатурасын яклый. Сүз аның үзенә бирелә: - Авылдашлар, ышануыгыз өчен рәхмәт....

Совет чорында колхозда рәис сайлыйлар. Кемне тәкъдим итәсез, дип халыкка мөрәҗәгать итәләр.
Берсе торып:
- Үзебезнең авылда туып-үсеп колхоз рәисе урынбасары булып эшләгән Барый абыйны куйыйк, - дип тәкъдим итә. Башкалар тагын берничә кешене тәкъдим итә. Күпчелек Барый абзый кандидатурасын яклый.
Сүз аның үзенә бирелә:
- Авылдашлар, ышануыгыз өчен рәхмәт. Тик минем бер кимчелегем: салырга яратуым турында беләсез бит инде,- ди.
Ир-атлар дәррәү торып, бертавыштан:
- Сине халык сайлый икән, риза бул. Салу буенча да булышырбыз, бергәләп эшләрбез,- диләр.
Кәкрегәме, турыгамы
Шоферның юлда машинасы сүнә. Капотын ачып, ни өчен сүнгәнен эзли башлый, бик ачуы килә.
Шулвакыт моның янына урта яшьтәге бер ханым килеп:
- Абый, сез Кәкрегә бармыйсызмы,- дип сүз башлый.
- Ханым, кәкрегә түгел, әле турыга да барып булмый,- дип ачуланып җавап бирә.
Хатын: «Абый, гафу итегез, миңа Кәкре елга дигән авылга барырга иде», - дип китеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђзђк