Заман сулышы

19 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 19 ноябрь 2013 - 10:24
    “Лениногорск” телерадиокомпаниясе Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулаган
    "Лениногорск" телерадиокомпаниясе Уфада узган "Минем зур илем" Бөтенроссия фестивалендә катнашып, җиңү яулады. Әлеге телевизион фестивальнең максаты - этно - мәдәни традицияләрне саклап калу һәм үстерүгә массакүләм мәгълүмат чараларын һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итү, дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония тәрбияләү. Конкурста Россиянең икейөзләп телекомпаниясе катнашкан. Җиңүчеләр сигез номинация буенча билгеләнгән. Комиссия тарафыннан...
    481
    0
    0
  • 19 ноябрь 2013 - 10:19
    “Заман сулышы”нан бүләкләр сезне көтә
    "Газетка язылучы" көненең чираттагысында "Заман сулышы"на өч дистәдән артык кеше язылды. Бүләкләр сезнне көтә Үзәк почтада үтә торган әлеге приз уйнату чарасында "Заман сулышы" редакциясе гел катнашып килә. Һәрвакыт көнкүрештә кулланырлык биш-алты бүләк әзерлибез. Әлеге чараның үзенчәлеге шунда: барабанга "Заман сулышы"на шул көнне язылган кешеләрнең мәгълүматлары гына салына. Бу юлы...
    425
    0
    0
  • 19 ноябрь 2013 - 10:17
    Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә – робот
    Үзәк китапханәдә күптән түгел гадәти булмаган хезмәткәр - робот пәйда булган. Ул китапханәгә килүчеләр өчен кызыклы экскурсия уздырырга яки бик теләп китаплар турында сөйләргә, хәтта әдәби чаралар уздырырга да әзер. Аның аяклары урынында - тәгәрмәчләр, күзе - гади видеокамера. Дөрес, аның белән кеше идарә итә. Система администраторы Марат Хәйруллин тиешле...
    414
    0
    0
  • 19 ноябрь 2013 - 10:13
    Лениногорск якташлары Яр Чаллыда очрашты
    Яр Чаллы шәһәрендә Лениногорск якташларының очрашуы үтте. Бездән район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар: Ринат Хәбибов, Диләрә Шиһапова, Ләйсән Төхвәтуллина, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, "Астра" бию төркеме барган. Артистларның һәр чыгышы андагы тамашачыларга ошаган. Лениногорск делегациясе истәлекле бүләкләр һәм бавырсак алып...
    498
    0
    0
  • 19 ноябрь 2013 - 10:09
    Лениногорск урамнарында «Ак тасма» акциясе
    20-25 ноябрьдә шәһәребез урамнарында «Ак тасма» акциясе үтәчәк. Ул Бөтендөнья балалар көне һәм хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне уңаеннан оештырыла. Шәһәребезнең «Логос» психологик ярдәм күрсәтү үзәге гаиләдәге явызлыкка битараф булмаган һәркемне акциядә катнашырга чакыра.
    486
    0
    0
  • 19 ноябрь 2013 - 10:00
    Лениногорскида “Теннис Холл” Кубогына ярыш узды
    Шәһәрдәге теннис спорт корылмасы эшен август аенда башлап җибәрде. Бүген биредә көненә йөздән артык бала шөгыльләнә, әледән-әле ярышлар үткәрелеп тора. Күптән түгел "Күңелле стартлар" узды. Ул "Зур теннис" секциясенә йөрүчеләр арасында "Теннис Холл" Кубогына үтте. Тышкы кыяфәте белән башка спорт биналарына охшамаган теннис комплексы ерактан ук үзенә чакырып тора. Директоры...
    401
    0
    0
  • 19 ноябрь 2013 - 05:16
    Яңа Чыршылы авыл җирлеге "РИТЭК" конкурсы җиңүчесе
    Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Айрат Рәшитов "РИТЭК" оешмасы һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлары бәйгесе җиңүчеләре арасында. Ул "Туган як" номинациясендә "Кечкенә шәһәр һәм авылларны уңайлы итү" проекты белән катнашкан булган. Җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләрне Президент Рөстәм Миңнеханов тапшырган.
    418
    0
    0
Реклама