Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә – робот

Үзәк китапханәдә күптән түгел гадәти булмаган хезмәткәр - робот пәйда булган. Ул китапханәгә килүчеләр өчен кызыклы экскурсия уздырырга яки бик теләп китаплар турында сөйләргә, хәтта әдәби чаралар уздырырга да әзер. Аның аяклары урынында - тәгәрмәчләр, күзе - гади видеокамера. Дөрес, аның белән кеше идарә итә. Система администраторы Марат Хәйруллин тиешле...

Үзәк китапханәдә күптән түгел гадәти булмаган хезмәткәр - робот пәйда булган.
Ул китапханәгә килүчеләр өчен кызыклы экскурсия уздырырга яки бик теләп китаплар турында сөйләргә, хәтта әдәби чаралар уздырырга да әзер. Аның аяклары урынында - тәгәрмәчләр, күзе - гади видеокамера. Дөрес, аның белән кеше идарә итә. Система администраторы Марат Хәйруллин тиешле команда бирмәсә, мәгълүматларны хәтеренә кертмәсә, ул сөйли дә, урыныннан да кузгала алмас иде. Китапханә хезмәткәрләре әйтүенчә, робот белән танышучыларга ул бик ошаган, кызыксынып, китапханәгә килүчеләрнең саны да артыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: робот