Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида “Теннис Холл” Кубогына ярыш узды

Шәһәрдәге теннис спорт корылмасы эшен август аенда башлап җибәрде. Бүген биредә көненә йөздән артык бала шөгыльләнә, әледән-әле ярышлар үткәрелеп тора. Күптән түгел "Күңелле стартлар" узды. Ул "Зур теннис" секциясенә йөрүчеләр арасында "Теннис Холл" Кубогына үтте. Тышкы кыяфәте белән башка спорт биналарына охшамаган теннис комплексы ерактан ук үзенә чакырып тора. Директоры...

Шәһәрдәге теннис спорт корылмасы эшен август аенда башлап җибәрде. Бүген биредә көненә йөздән артык бала шөгыльләнә, әледән-әле ярышлар үткәрелеп тора. Күптән түгел "Күңелле стартлар" узды.
Ул "Зур теннис" секциясенә йөрүчеләр арасында "Теннис Холл" Кубогына үтте. Тышкы кыяфәте белән башка спорт биналарына охшамаган теннис комплексы ерактан ук үзенә чакырып тора. Директоры Руслан Минһаҗев сүзләренчә, бөтен Татарстанда да мондый корылма өчәү, өченчесе - Лениногорскида. Бер төркемдә шөгыльләнүче балалар саны ундүрт-унбишкә җитә, ә андый төркемнәр сигез-тугызау икән. Балаларны өч тренер теннис уйнау серенә төшендерә. Икесе - Казаннан, берсе Бөгелмәдән килеп, дәресләр үткәрә. Мәсәлән, Айнур Хәйбуллинның тренерлык тәҗрибәсе өч ел. "Атнага өч тапкыр дәресләр үткәрәм, миндә биш төркем, һәркайсында унбишәр бала", ди ул.
Ярышларны күзәтеп утырганда, теннисның җиңел уен түгел икәненә инандым. Куян кебек җитезлек, тиен кебек елгырлык, шулай ук игътибарлы булу кирәк. 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәр булган балалар өчен әлбәттә, мондый сыйфатлар тәрбияләү кирәк эш. Теннис тубы волейбол яисә баскетбол тубына охшаса, бер хәл иде. Үзе кечкенә булган шарчыкны каршы яктагы уенчыдан кабул иткәндә, тотып ала белергә дә кирәк. Йоклап торсаң, тупның икенче якка киткәнен көт тә тор. Балаларның кызыксынучанлыгы көчле булгангамы, тырышлыкларын куеп уйнарга тырышты. Нәтиҗәдә, Римма Фәйзуллина (2005 елгы), Богдан Картежников (2006 елгы) һәм Вадим Мельников Кубок белән бүләкләнде. Киләчәктә Лениногорск танылган теннисчылары белән горурланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теннис