Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Заман сулышы”нан бүләкләр сезне көтә

"Газетка язылучы" көненең чираттагысында "Заман сулышы"на өч дистәдән артык кеше язылды. Бүләкләр сезнне көтә Үзәк почтада үтә торган әлеге приз уйнату чарасында "Заман сулышы" редакциясе гел катнашып килә. Һәрвакыт көнкүрештә кулланырлык биш-алты бүләк әзерлибез. Әлеге чараның үзенчәлеге шунда: барабанга "Заман сулышы"на шул көнне язылган кешеләрнең мәгълүматлары гына салына. Бу юлы...

"Газетка язылучы" көненең чираттагысында "Заман сулышы"на өч дистәдән артык кеше язылды.
Бүләкләр сезнне көтә
Үзәк почтада үтә торган әлеге приз уйнату чарасында "Заман сулышы" редакциясе гел катнашып килә. Һәрвакыт көнкүрештә кулланырлык биш-алты бүләк әзерлибез. Әлеге чараның үзенчәлеге шунда: барабанга "Заман сулышы"на шул көнне язылган кешеләрнең мәгълүматлары гына салына. Бу юлы барабандагы кәгазьләрнең саны 31 иде. Безгә приз отучыларны билгеләргә ярдәм итәргә килгән Илшат исемле малай, барабанны әйләндереп, беренче отучының исем-фамилиясе, адресы язылган кәгазьне тартып чыгарды.
Шулай итеп, призлар түбәндәге укучыларыбызга чыкты:
Cавытлар җыелмасы - А.Сабирҗанов, Куакбаш
Икмәк савыты - Ф. Әхмәтова , Сугышлы
Эскәтер - Г.Ханнанов, Яңа Чыршылы
Сыек май ( 2 литр) - З. Рәкыймова, Куакбаш
Фонарь - Г. Хәсәнова , Куакбаш
Бүләкләрне якын арада редакциядән килеп алырга кирәк булачак. Үзегез килә алмасагыз - балаларыгыз яисә туганнарыгызга да бирәбез, бары документларыгызны биреп җибәрергә онытмагыз.
Үзебезнекенә булышыйк
Кайбер кешеләрдә нигә күпчелеге куакбашлыларга, дигән сорау тугандыр. Аңлатам. Приз уйнатыла торган көнне газетка язылганнар турындагы мәгълүматны Үзәк почтага авылдагы бүлекчәләр хәбәр итә. Димәк, ул көнне барабанда Куакбаштан хәбәр ителгән кәгазьләр шактый булган, шуңа күрә аларга приз чыкты, дип нәтиҗә ясыйм. Монда әлеге авыл почтальоннарын билгеләп үтәсем килә. Димәк, әйдәгез, язылыгыз әле, дип халык арасында дөрес агитация эше алып барганнар. Менә, отучы кешегә дә кызык, почтальонга да күңелле. Молодцы, булдырасыз. Рәхмәттән башка сүз юк сезгә. Бу беренче тапкыр гына түгел, "Газетка язылучы" көнендә куакбашлыларга бүләк чыкмый калганы бик сирәк була. Хәер, башка авылдагы почта бүлекчәләре хезмәткәрләре дә сыната торганнардан түгел. Газетын да вакытында тарата, халык белән дә уртак тел таба белә алар. Булдыралар. Районыбыз почтальоннарына үзләре өчен оештырылган республика конкурсында көчләрен сынап карарга киңәш итәр идем. Бары "Татмедиа" җәмгыятенә караган басмалар, шул исәптән "Заман сулышы"на, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, күбрәк кешене яздырырга кирәк. Монда үзенең почтальонына авыл халкы да бик рәхәтләнеп ярдәм итә ала. Былтыр шундый конкурста шәһәрдәге бер почтальон икенче урын алып, шактый зур күләмдәге акчалата бүләк алып кайтты, дип беләм. Әйдәгез, үзебезнекеләргә булышыйк .
Башладык
Редакциянең үзендә приз уйнату традициясе дә бар бит әле. Күп укучыларыбыз моңа ияләшеп бетте, кайчан башлана, дип көтеп ала. Менә бүгеннән башлана да инде. Приз уйнатуда "Заман сулышы"на язылган һәркем катнаша ала. Бары 2014 елның беренче яртыеллыгына язылган булуыгыз һәм исем-фамилия, квитанция номерларын редакциягә шалтыратып әйтүегез кирәк. Телефоннар: 5-39-08, 5-39-59, 5-07-72. Әлеге мәгълүмат гомуми исемлеккә кертелеп, язылу тәмамлангач, призлар уйнатачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка