Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Лениногорск” телерадиокомпаниясе Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулаган

"Лениногорск" телерадиокомпаниясе Уфада узган "Минем зур илем" Бөтенроссия фестивалендә катнашып, җиңү яулады. Әлеге телевизион фестивальнең максаты - этно - мәдәни традицияләрне саклап калу һәм үстерүгә массакүләм мәгълүмат чараларын һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итү, дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония тәрбияләү. Конкурста Россиянең икейөзләп телекомпаниясе катнашкан. Җиңүчеләр сигез номинация буенча билгеләнгән. Комиссия тарафыннан...

"Лениногорск" телерадиокомпаниясе Уфада узган "Минем зур илем" Бөтенроссия фестивалендә катнашып, җиңү яулады.
Әлеге телевизион фестивальнең максаты - этно - мәдәни традицияләрне саклап калу һәм үстерүгә массакүләм мәгълүмат чараларын һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итү, дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония тәрбияләү.
Конкурста Россиянең икейөзләп телекомпаниясе катнашкан.
Җиңүчеләр сигез номинация буенча билгеләнгән. Комиссия тарафыннан 24 эш сайланып, финалга чыккан. "Лениногорск" телерадиокомпаниясенең "Этнопарад" дигән телесюжеты "Катлаулы турында гади итеп" ("Просто о сложном") номинациясендә җиңүче дип табылган. Бүләкләү тантанасында телерадиокомпаниягә фестивальнең статуэткасы тапшырылган. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фестиваль