Заман сулышы

20 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 20 ноябрь 2014 - 13:45
    Берәүдә - унбиш, икенчедә - өч
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 20 ноябрьдә район хуҗалыклары 35 мең 162 килограмм сет җитештергән. Бер сыерга 15,3 килограмм сет савып, "Зеленогорский" бүлекчәсе беренче урында тора. Үткән ел да аларның күрсәткече яхшы - 13 килограмм булган. Быел тагын да югарырак үрмәләгәннәр. Алдынгылар рәтендә торучы "Лениногорская" агрофирмасы"...
    442
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 13:30
    Мәктәпнең данлы сәхифәсе
    Шәһәребезнең 4нче мәктәбе районда иң өлкән белем бирү йортларының берсе. Мәкаләдә сүз әлеге мәктәп һәм аның тынгысыз укытучылары турында. Быелгы уку елында мәктәп үзенең 60 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясый: үткәннәрне барлап, киләчәккә планнар кора. Беренче көннәренә күз салсак, ул 1953 елда бер катлы барак тибындагы бинада эшли башлый. Бүгенге көндә...
    521
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 12:59
    Татарстанда Парклар һәм скверлар елын үткәрү планы расланды
    ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2015 елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елын үткәрү буенча чаралар планын раслады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карары ТР Хөкүмәте сайтында дөнья күрде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында төрле чаралар комплексы планлаштырылган. Мисал өчен, социаль һәм табигатьне саклау акцияләре: "Агач...
    455
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 12:50
    Татарстанда 2015 елдан балалар бакчасы өчен түләү арта
    2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве арта. Шулай итеп, түләүләр якынча 12 процентка арта һәм 280 сум чамасы тәшкил итәчәк, дип белдерде бүген брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова. "Ата-аналар түләве арту, Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразларына нигезләнгән һәм...
    418
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 10:27
    "Җиңел" тәмәкеләр бетерелә
    Соңгы елларда Россиядә тәмәкегә каршы көрәш аеруча активлашты. Яңа закон шулкадәр катгый ки, халыкка ерак араларны якынайтучы самолет һәм поездларда гына түгел, ә вокзал һәм аэропортларда да тәмәке тарту тыелды. Әлеге шау-шулы закон турында фикер алышулар хәзер дә тынмый. Тәмәкегә каршы канунның артык катгый булуын Россиянең кайбер депутатлары да ассызыклый....
    477
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 10:17
    Лениногорскида машинага ут капкан
    Шушы көннәрдә иртәнге өчтә шәһәрдәге Ленинградская урамында бер машинага ут каба, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз арада сүндерәләр. Сәбәбен машинадагы механизмнарның төзек булмавында, дип аңлаталар.
    397
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 07:13
    Баласын үтерүчегә 2,5 ел биргәннәр
    Казанда 24 яшьлек Римма Сайкунга карата хөкем карары чыгарылды. 2014 елның 19 августында ул кунакханәдә кыз бала тапкан. Һәм нарасыеның муенына су тутырылган пластик шешә белән суккан, аннары полиэтилен пакетка салып 7 нче каттан тәрәзәдән аткан. Бала тән җәрәхәтләреннән үлгән. Римма Сайкун үз гаебен тулысынча таныган. Судта хатын-кыз җинаять сәбәбен...
    402
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 06:47
    “Turkvizyon-2014" Халыкара җыр фестивалендә Татарстан җырчысы – беренче
    Казанда "Turkvizyon-2014" ("Төрквидение") II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярымфиналы өлеше узды. "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" программасы кысаларында уздырыла торган әлеге конкурсның финалына чыгу өчен төрле илләрнең 25 төбәгеннән җырчылар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, иҗатта көчләрен сынашты. Татарстанга унберенче номер белән чыгыш ясау насыйп булды. Казан дәүләт консерваториясен, Россия театр...
    447
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 06:08
    Депутат белән парламент дәресе
    Татарстан Дәүләт Советына 20 ел булу уңаеннан, шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә депутат Ринат Шәфигуллин Парламент дәресе үткәрде. Ул югары сыйныф укучыларына Дәүләт Советының төзелеше, эшчәнлеге һәм депутатларның андагы роле һәм бурычлары турында сөйләде. Мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Якупова дәресне эшлекле уен элементлары кулланып, дискуссия формасында оештырган иде....
    490
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 05:35
    “Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе үтә
    Татарстанда 17 ноябрьдән алып 28 ноябрьгә кадәр "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе үтә. Аның максаты: наркотик матдәләрне тарату яки куллануны профилактикалау, наркотикларга бәйле булучыларны дәвалау. Шулай ук, тернәкләндерүгә кагылышлы сораулар белән эш көннәрендә консультация алырга мөмкин. Наркотикларның саклану урынын белгәндә наркополиция "Ышаныч телефоны"на хәбәр итәргә...
    471
    0
    0
Реклама