Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Берәүдә - унбиш, икенчедә - өч

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 20 ноябрьдә район хуҗалыклары 35 мең 162 килограмм сет җитештергән. Бер сыерга 15,3 килограмм сет савып, "Зеленогорский" бүлекчәсе беренче урында тора. Үткән ел да аларның күрсәткече яхшы - 13 килограмм булган. Быел тагын да югарырак үрмәләгәннәр. Алдынгылар рәтендә торучы "Лениногорская" агрофирмасы"...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 20 ноябрьдә район хуҗалыклары 35 мең 162 килограмм сет җитештергән.

Бер сыерга 15,3 килограмм сет савып, "Зеленогорский" бүлекчәсе беренче урында тора. Үткән ел да аларның күрсәткече яхшы - 13 килограмм булган. Быел тагын да югарырак үрмәләгәннәр. Алдынгылар рәтендә торучы "Лениногорская" агрофирмасы" да үсештә бара.

Бер сыерга 13,7 килограмм сөт җитештергәннәр, былтыргысы - 11,9. "Йолдыз" җәмгыятендәге уңай үзгәрешне билгеләмичә булмый. Үткән ел әлеге чорда аларда уртача савым 3,5 килограмм гына булып, таблица ахырындарак булса, быел 7,0гә җитеп, уртачалар рәтенә күтәрелгән. Ни сәбәпледер, "Маркс" җәмгыятенең (5,9 килограммнан 3,4 кә калган) һәм Ганиев И.М. күмәк-фермерлык хуҗалыгының күрсәткечләре (13,4 тән 9,1кә калган) кискен түбән тәгәрәгән.

"Спартак" җәмгыяте, һәрвакыттагыча, иң артта. Былтыр бер сыердан савып алынган сөт күләме 3,9 килограмм гына иде, быел тагын да начарланган - 3,2гә калган. Артка сөйрәүчеләр "ярдәме" белән районнын уртача күрсәткече дә азайган -9,6дан 9,2гә төшкән.

Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - 20 ноябрьгә бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда), өченчедә узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның бер көндә тулаем сөт саву күләме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корова