Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Turkvizyon-2014" Халыкара җыр фестивалендә Татарстан җырчысы – беренче

Казанда "Turkvizyon-2014" ("Төрквидение") II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярымфиналы өлеше узды. "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" программасы кысаларында уздырыла торган әлеге конкурсның финалына чыгу өчен төрле илләрнең 25 төбәгеннән җырчылар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, иҗатта көчләрен сынашты. Татарстанга унберенче номер белән чыгыш ясау насыйп булды. Казан дәүләт консерваториясен, Россия театр...

Казанда "Turkvizyon-2014" ("Төрквидение") II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярымфиналы өлеше узды. "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" программасы кысаларында уздырыла торган әлеге конкурсның финалына чыгу өчен төрле илләрнең 25 төбәгеннән җырчылар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, иҗатта көчләрен сынашты.

Татарстанга унберенче номер белән чыгыш ясау насыйп булды. Казан дәүләт консерваториясен, Россия театр сәнгате университеты - ГИТИСны тәмамлаган, чыгышы белән Зәйдән булган 26 яшьлек Айдар Сөләйманов Татарстан исеменнән чыгыш ясады.

Аның башкаруындагы " Атлар чаба" җырын зал алкышларга күмде, "Әфәрин!" дип кычкырды. Айдарның номеры вакытында сәхнә Дю Солей циркын хәтерләтте. Якты утлар, шар формасында ясалган декорациядә томырылып чапкан атлар рәвешендәге анимация, шул шарга җырчының үзе дә менеп җырлавы тамашаны мавыктыргыч итте.

Һәр җырчының чыгышын 10 баллы система белән бәяләделәр. Жюридан иң югары бәяне Татарстан егете җыйды. Аның чыгышын халыкара жюри әгъзалары 223 баллга бәяләде.
Конкурста җиңүченең клибы ел дәвамында 12 илдә күрсәтелүче 100 миллионлы аудиториясе булган "TMB" халыкара телеканалында күрсәтеләчәк һәм аны акчалата бүләк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: turkvizyon 2014