Заман сулышы

Татарстанда Парклар һәм скверлар елын үткәрү планы расланды

ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2015 елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елын үткәрү буенча чаралар планын раслады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карары ТР Хөкүмәте сайтында дөнья күрде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында төрле чаралар комплексы планлаштырылган. Мисал өчен, социаль һәм табигатьне саклау акцияләре: "Агач...

ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2015 елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елын үткәрү буенча чаралар планын раслады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карары ТР Хөкүмәте сайтында дөнья күрде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында төрле чаралар комплексы планлаштырылган. Мисал өчен, социаль һәм табигатьне саклау акцияләре: "Агач утырт" (май һәм октябрь), "Татарстанның чиста урманнары" (13 апрель-15 июнь һәм 1 сентябрь-1 ноябрь), "Урманнар көне" (21 март), "Парклар маршы-2015" (апрель-июнь), "Бөтенроссия экологик өмә" (15 апрель һәм 22 август), "Урман утырту көне" (18 апрель һәм 3 октябрь) һәм "Бердәм экология дәресе.
Моннан тыш, гыйнварга ТР Урман хуҗалыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары каршындагы иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышын үткәрү планлаштырыла.
Шулай ук "Кеше һәм табигать" һәм "ЭКОлидер" республика конкурслары, "Чиста караш" II бөтенроссия социаль-экологик реклама конкурсы үткәреләчәк.
Татарстан халыклары арасында гражданнарның ТР паркларын һәм скверларын ничек кабул итүләре турында социологик сораштыру уздыра. Ел дәвамында шәһәр һәм үзәк республика каналларында экология темасына роликлар күрсәтеләчәк. Ә республика китапханәләрендә тематик күргәзмәләр оештырылачак.

Теги: парк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: