Заман сулышы

26 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2014 - 18:12
    Лениногорскида түләү терминалын талаучы тоткарланган
    Полиция бүлегенә бу хәлне очраклы гына күргән кешеләр хәбәр итә. Хокук сакчылары хәбәр ителгән җиргә - Тукай урамына килеп, әлеге кешене тоткарлый. 28-яшьлек элек хөкем ителгән лениногорскилы җинаять кылуын раслый. Акчаның бер өлеше кире кайтарыла, икенче өлешен ул эчеп бетергән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә эчке эшләр...
    600
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 17:55
    Татарстанда елгада бозга каткан балыкчы гәүдәсе табылган
    Аның шәхесе инде ачыкланган. Татарстанның Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылы янында Ык елгасы бозындагы куркыныч табылдыкны җирле коткаручылар - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республикадагы хезмәткәрләре күреп алган. Мәетнең шәхесе билгеле: ул 24 ноябрьдә балыкка чыгып киткән җиреннән югалган 53 яшьлек ир-ат, Уфа кешесе. Коткаручылар аны икенче көнне төш вакытында...
    500
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 12:08
    Россиядә пенсияләрне индексациялиләр
    2015 елда Россиядә пенсияләр инфляциягә бәйле рәвештә, тулысынча индексацияләнәчәк. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец белдерде. "Российская газета" язганча, законга бәйле рәвештә, 1 февральдән иминият пенсияләре узган елгы инфляция дәрәҗәсендә индексацияләнә. Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды бюджеты проектына 2015 елның 1 февраленнән бары 7,5 процентка гына индексацияләү салынган. "Шундый вәзгыять туа...
    495
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 12:02
    Угрыларны тотарга ярдәм итүчегә – акча
    Соңгы араларда республиканың күп кенә районнарында авыл советлары биналарында урлау очраклары ешайган. Билгесез җинаятьчеләр авыл советы бинасына кереп акча, төрле документлар һәм оргтехника урлыйлар. Әлегә шундый 19 очрак теркәлгән, угрылар төнлә эшлиләр, ди. Эчке эшләр министрлыгы әлеге җинаятьләр белән бәйле мәгълүмат өчен 500 мең сум күләмендә акча бирергә әзер. Элемтә...
    470
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 06:22
    Мәзәкләр
    - Сәлам, күрше, ничек анда бәләкәчегез? - Бәләкәч әйбәт, безнең генә йокы күргән юк. - Саниянең хәлләре ничек? - Сания - ул мин. Ә Вәлинең кыяфәте минекеннән дә куркынычрак... Ишек төбендә мине, балкып, өч яшьлек улым каршы ала: - Әти, син миңа берәр нәрсә сатып алдыңмы? - Юк шул, улым,...
    0
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 05:38
    "Татнефть" 19,6 миллион тонна нефть тапкан
    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте, һәм анда компаниянең быел 10 айда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды. Компаниянең төп финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Агымдагы елның тугыз аенда 19...
    512
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 05:34
    Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге башлана
    1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелә. Шул уңайдан, республикада инвалид кешеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре өчен чаралар оештырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. 30 ноябрь көнне...
    583
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 05:27
    Лениногорскилылар Казан турында
    Октябрь аенда без, мин һәм картым, Казанның бер шифаханәсендә дәваланып кайттык. Ул - социаль санаторий, статусы гади, путевкалары очсыз. Унсигез көне - 16-17 меңнәр тирәсе, без икебезгә биш мең тирәсе түләдек. Социаль яклау бүлегендә 3-4 ел чират торасың да, путевка аласың. Әлеге шифаханәдә эшләүчеләр: медик, горничная, ашханәдә пешерүчеләр, кабул итүчеләр,...
    522
    0
    0
Реклама