Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

"Татнефть" 19,6 миллион тонна нефть тапкан

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте, һәм анда компаниянең быел 10 айда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды. Компаниянең төп финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Агымдагы елның тугыз аенда 19...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте, һәм анда компаниянең быел 10 айда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды. Компаниянең төп финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды.
Агымдагы елның тугыз аенда 19 миллион 603 мең тонна нефть табылган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 84,5 мең тоннага артыграк. Иярчен нефть газын табу күләме 664 миллион кубометр тәшкил иткән, бу, узган елның әлеге чорына караганда, 2,4 процентка күбрәк.
Әшәлче чыганагында участок буенча тәүлегенә 625 тонна тәшкил иткән уртача дебит белән 170,6 мең тонна югары үзлекле нефть чыгарылган. Чыганактан нефть суырта башлаганна бирле, 496 мең тонна чимал табылган.
Сатылган продукциядән 310,4 миллиард сум табыш кергән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салуга кадәр 89,2 миллиард сум керем алынган, чиста табыш 71,7 миллиард сум тәшкил иткән.
Директорлар Советы "Татнефть" ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә карады, дип хәбәр итә "Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татнефть