Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскилылар Казан турында

Октябрь аенда без, мин һәм картым, Казанның бер шифаханәсендә дәваланып кайттык. Ул - социаль санаторий, статусы гади, путевкалары очсыз. Унсигез көне - 16-17 меңнәр тирәсе, без икебезгә биш мең тирәсе түләдек. Социаль яклау бүлегендә 3-4 ел чират торасың да, путевка аласың. Әлеге шифаханәдә эшләүчеләр: медик, горничная, ашханәдә пешерүчеләр, кабул итүчеләр,...

Октябрь аенда без, мин һәм картым, Казанның бер шифаханәсендә дәваланып кайттык.
Ул - социаль санаторий, статусы гади, путевкалары очсыз. Унсигез көне - 16-17 меңнәр тирәсе, без икебезгә биш мең тирәсе түләдек. Социаль яклау бүлегендә 3-4 ел чират торасың да, путевка аласың.
Әлеге шифаханәдә эшләүчеләр: медик, горничная, ашханәдә пешерүчеләр, кабул итүчеләр, сак хезмәте - барысы да тәрбияле һәм сөйкемле, эшләрен тырышып башкаралар. Мин шәхси машинам белән бардым. Ул тукталышта торды, аның өчен акча түләтмәделәр. Бассейннары зур һәм сулары бик җылы. Дәваланучылар барысы да 55-80 яшьлек кешеләр, һәрберсе бассейнда рәхәтләнеп коенды.
Гадәттә, олы кешеләр тизрәк туңучан була, ә монда су җылы. Клублары зур һәм анда атнасына 3-4 тапкыр төрле чаралар уза. Безгә бер көнне чегәннәр концерт куйды. Икенче бер көнне Филармониядән килгән ике артист Фаят Хәбибуллин белән Гөлнара Хәйруллина искиткеч тамаша ясадылар, үзләре җырчы да, биюче дә, сүз остасы да, төрле уен коралларында да шәп итеп уйныйлар. Тамашачыларга билет сатмадылар, бушка ял иттек. Ә бер тапкыр ял итүчеләр - үзебез дә концерт куйдык. Аннан тыш, Тинчурин һәм Камал театрларында спектакльләр карадык, метрода йөрдек.
Болар барысы да бездә зур горурлык хисләре уятты. Татарстаныбыз башкаласы Казан хәзер, чыннан да, бик матур, төзек, чиста. Халык әдәпле. Урамга чүп-чар ташлау нык кимегән. Үтеп баручыларга тукталыш яки урам сорап мөрәҗәгать итсәң, олылап туктап, тәфсилләп аңлаталар. Бигрәк тә яшь ир-ат, егетләр, тәрбияле дип нәтиҗә ясадык. Урамда тәмәке тартып йөрүче, яки аракы эчү билгесе чыккан кешеләр һич очрамады. Соңгы елларда республика җитәкчеләренең, активистларның эш нәтиҗәседер дип уйлыйм. Сакчыл караш та аз гына булса да сизелә башлаган. Җәмәгать транспортында олы кешегә урын бирү гадәти хәл кебек тоелды.
Менә шулай, җәмәгать. Күпмилләтле Татарстаныбызда дуслык, тынычлык хөкем сөрә. Халык төшенкелеккә бирелми, тырыша, эшли, спорт белән шөгыльләнә, ярдәмләшеп яши.
Җитмәгән җирләр, кимчелекләр бихисап инде ул. Ләкин үсешне, алга китешне, халык өчен бик күп эшләнүен күрү - безнең өчен зур сөенеч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан