Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге башлана

1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелә. Шул уңайдан, республикада инвалид кешеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре өчен чаралар оештырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. 30 ноябрь көнне...

1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелә. Шул уңайдан, республикада инвалид кешеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре өчен чаралар оештырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
30 ноябрь көнне Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Игелек сәнгате" ("Искусство добра") фестивале уздырыла. Аның кысаларында, "Үзгәрү" ("Преображение") күргәзмәсен ачу, Әрмәнстаннан килгән рәссам Вреж Киракосянның "Ню стилендәге минем күңелем" күргәзмәсен тәкъдим итү чарасы, композитор Аделия Фәйзуллинаның концертын һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле кешеләр катнашында гала-концерт уздыру планлаштырыла.
Шул ук көнне "Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәламәтлеген мәдәни чаралар ярдәмендә дәвалау" темасына түгәрәк өстәл оештыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында шахмат турниры уздыру да күздә тотыла.
Сәламәтлеккә туенмаган балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә дә ункөнлеккә багышланган чаралар уздыру көтелә. Аларның иң мөһиме - физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тормышка яраклаштыру. Андый балаларның әти-әниләренә багышланган семинар үткәрелә.
Әлеге ункөнлек кысаларында Татарстан музейларында хәйрия акцияләре уздыру ниятләнә. Республика музей һәм музей-тыюлыкларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай экскурсияләр булдыру каралган.
Инвалид кешеләр өчен ункөнлек кысаларында уздырылган чаралар моның белән генә тәмамланмый. Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, декабрь ахырында,беренче чиратта, Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүче физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Сәйдәш" мәдәният йортында үзешчән сәнгать фестивале уздырылачак.
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид