Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә пенсияләрне индексациялиләр

2015 елда Россиядә пенсияләр инфляциягә бәйле рәвештә, тулысынча индексацияләнәчәк. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец белдерде. "Российская газета" язганча, законга бәйле рәвештә, 1 февральдән иминият пенсияләре узган елгы инфляция дәрәҗәсендә индексацияләнә. Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды бюджеты проектына 2015 елның 1 февраленнән бары 7,5 процентка гына индексацияләү салынган. "Шундый вәзгыять туа...

2015 елда Россиядә пенсияләр инфляциягә бәйле рәвештә, тулысынча индексацияләнәчәк. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец белдерде.
"Российская газета" язганча, законга бәйле рәвештә, 1 февральдән иминият пенсияләре узган елгы инфляция дәрәҗәсендә индексацияләнә. Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды бюджеты проектына 2015 елның 1 февраленнән бары 7,5 процентка гына индексацияләү салынган.
"Шундый вәзгыять туа һәм инфляция күп артып, безне индексацияләү параметрларын яңадан карарга мәҗбүр итә икән, пенсияләр индексацияләнәчәк, чөнки закон буенча ул булган инфляция дәрәҗәсендә компенсацияләнергә тиеш", - диде Голодец.
Аның сүзләренчә, моның өчен акча бар һәм пенсияләр генә түгел, закон белән индексацияләнергә тиешле башка пособиеләр дә компенсацияләнәчәк.
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия