Заман сулышы

2 декабрь 2014 яңалыклары

  • 2 декабрь 2014 - 18:09
    Дәүләт хезмәтләре порталында комиссия күләме бетерелгән
    ТР Дәүләт хезмәтләре һәм "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы аркылы коммуналь түләүләр һәм башкаларны башкарган вакытта минималь күләмдә 10 сум комиссия алына иде - хәзер ул бетерелде. Элегрәк кулланучылар, әйтик, газ өчен 100 сум түләгән очракта, комиссия түләргә тиеш булалар, аның күләме 10 сум булган. Хәзер исә комиссия 1 сумны тәшкил...
    438
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 18:06
    Республикада берәү өшеп үлгән
    Кышның беренче көне Мамадыш районы кешесе өчен фаҗигале төгәлләнгән. 1 декабрьдә, Мамадыш хастаханәсеннән ерак түгел өшегән ир-ат гәүдәсе табылган. Мәетнең шәхесе инде ачыкланган.
    399
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 13:03
    Авыл аны яхшы хәтерли
    Авылга чыксаң, өлкән буын кешеләре Харис абый Гомәров турында сорашмый калмый. Яхшы хәтерлиләр авыл тормышын армый-талмый яктырткан әлеге журналистны. - Исән-сау, хәзер инде өеннән чыгып йөрми, язмый. Кызы Әлфия тәрбиясендә яши,- дип җаваплыйбыз аларга. Харис абый - редакциядә эшләп киткән иң өлкән кешеләрнең берсе. Әле шушы көннәрдә үзенә түп-түгәрәк сиксән...
    936
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 12:54
    «Могҗиза» тудыручы Лилия
    Лилиянең кул эшләрен күргәч, соклануымның иге-чиге булмады. Никадәр оста итеп, күңел җылысын биреп башкарылган алар. Ә инде боларны сул кулы белән генә эшләвен белгәч, шаккаттым. Исәнлек кирәк Дөнья мәшәкате артыннан куып, ары-бире чабабыз, көн, атна, ай үткәнен дә сизмичә калабыз. "Гомер иткәндә исәнлек, җан тынычлыгы кирәк шул", ди Лилиянең әнисе...
    833
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 12:30
    Физик әзерлек сыналды
    "Яшьлек" спорт комплексында "Олимпия резервы" спорт мәктәбенә йөрүчеләр физик әзерлек буенча көч сынашты. 3-10 метрга каек йөгерделәр, турникта тартылды, туп ыргытты, бер метрдан ераклыкка сикерделәр. Ярышның нәтиҗәләре болайрак билгеләнде: 2003-2006 елгы яшүсмер егетләр арасыннан беренче урынны - Реваль Сафуанов, Егор Малышев, Андрей Федорук, Артем Васильев яуласа, 2004-2006 елгы кызлар арасында...
    534
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 11:39
    КФУга – 210 ел
    Казан федераль университеты 210 еллыгын "Татнефть-Арена" боз сараенда үткәрәчәк, дип язылган http://tatmedia.ru/ сайтында. Аның ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, Казан университетының быел икеләтә юбилее. Берсе - аның федераль статус алуына - 5 ел, нигез салынуына - 210 ел. - Традиция буенча бәйрәмнәр һәрвакыт университетның актлар залында гына үтә иде. Лекцияләр укыр...
    797
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 07:15
    Егерме сигез ел – почтада
    - Менә бу санда бер гыйбрәтле хәл турында язганнар әле, дип газетны хуҗасына тапшыргач, ул бит аны, һичшиксез, укыячак, - ди Шөгер почта элемтәсе почтальоны Илгизә Насыйрҗанова. Шушы көннәрдә ул үзенең "алтын" юбилеен - 50 яшьлеген билгеләп үтәргә җыена. Бу эшкә алынуына да 28 ел тулган икән. Монда әле аның...
    866
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 06:50
    21 градуска кадәр салкын көтелә
    Татарстан синоптиклары фаразына карагына, бүген республикада аязучан болытлы һава, бераз кар яву көтелә, көндез - урыны белән генә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Иртән һәм көндез һава температурасы - 6дан 11гә, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкын көтелә. Республиканың көньяк-көнбатыш раойннарында - иң җылысы, төньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак. Казанда көндез термометр...
    416
    0
    0
Реклама