Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУга – 210 ел

Казан федераль университеты 210 еллыгын "Татнефть-Арена" боз сараенда үткәрәчәк, дип язылган http://tatmedia.ru/ сайтында. Аның ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, Казан университетының быел икеләтә юбилее. Берсе - аның федераль статус алуына - 5 ел, нигез салынуына - 210 ел. - Традиция буенча бәйрәмнәр һәрвакыт университетның актлар залында гына үтә иде. Лекцияләр укыр...

Казан федераль университеты 210 еллыгын "Татнефть-Арена" боз сараенда үткәрәчәк, дип язылган http://tatmedia.ru/ сайтында.
Аның ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, Казан университетының быел икеләтә юбилее. Берсе - аның федераль статус алуына - 5 ел, нигез салынуына - 210 ел.
- Традиция буенча бәйрәмнәр һәрвакыт университетның актлар залында гына үтә иде. Лекцияләр укыр өчен төрле танылган галимнәрне чакыра идек. Коллективта 7 меңгә якын хезмәткәр эшләсә, 50 меңгә якын студентлар укый. Шуңа да, университетта андый зур урын булмагач, "Татнефть-Арена" боз сараенда үткәрергә булдык,- ди Илшат Гафуров.
Бәйрәм кичәсе 6 декабрь көнне үткәреләчәк. 4 декабрьдә Казан федераль университетында галимнәр советы утырышы булса, 5 декабрьдә Куба һәм Россия университеты ректорларының форумы узачак. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән 20 вуз ректоры катнашачак.
Социаль челтәрдә, шул аралыкта Казанга Россия Президенты Владимир Путинның да килүе турында хәбәр ителә. "Быел Россия Президенты Владимир Путинның бөтен федераль университетларны карап чыгарга нияте бар", дип билгели Казан университеты җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КФУ