Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Могҗиза» тудыручы Лилия

Лилиянең кул эшләрен күргәч, соклануымның иге-чиге булмады. Никадәр оста итеп, күңел җылысын биреп башкарылган алар. Ә инде боларны сул кулы белән генә эшләвен белгәч, шаккаттым. Исәнлек кирәк Дөнья мәшәкате артыннан куып, ары-бире чабабыз, көн, атна, ай үткәнен дә сизмичә калабыз. "Гомер иткәндә исәнлек, җан тынычлыгы кирәк шул", ди Лилиянең әнисе...

Лилиянең кул эшләрен күргәч, соклануымның иге-чиге булмады. Никадәр оста итеп, күңел җылысын биреп башкарылган алар. Ә инде боларны сул кулы белән генә эшләвен белгәч, шаккаттым.


Исәнлек кирәк
Дөнья мәшәкате артыннан куып, ары-бире чабабыз, көн, атна, ай үткәнен дә сизмичә калабыз. "Гомер иткәндә исәнлек, җан тынычлыгы кирәк шул", ди Лилиянең әнисе Мөршидә ханым. Менә болар хакында сирәк уйланабыз.
Керкәледә яшәүче Әкрәм һәм Мөршидә Гыйләҗев гаиләсе өчен борчулы көннәр моннан 24 ел элек башлана. Икенче кызлары Лилиягә алты яшь булганда, лимфа төеннәре зураеп, чирли башлый. Шөгер хастаханәсендә "паротит" дигән диагноз куеп, тоз белән җылытырга кушып, кайтарып җибәрәләр.
- Ләкин кызыбыз көннән-көн кибә бара, ябыкты, шуннан шәһәргә балалар хастаханәсенә көчкә киттек,- дип сөйли әнисе.
Көчкә диюе, эзләп-эзләп тә машина таба алмавы хакында әйтүе. Заманасы нинди иде бит, авылга бер-ике җиңел автомобиль генә бар. Шәһәрдә Лилияне шундук реанимациягә салалар. "Казанга барып җитәрлек булса да, кан салабыз, белмим, самолет белән очсагыз да, барып җитүегез икеле, балагызда лейкоз", дип кисәтә табиб.
- Әлеге диагнозны әйткәч, башыма күсәк белән тондыргандай булды. Казанга самолетка билетлар алып, Лилия белән анда очтым. Өйдә зурысы һәм 1 яшь тә 3 айлык кечкенә кызым әтиләре белән калды. Еллар үткәч тә шуны уйлыйм: нишләп безне "ашыгыч ярдәм" машинасы яки вертолет белән озатмадылар икән? - ди Мөршидә ханым.
Газаплы көннәр
Казанда алар өчен йокысыз төннәр, газапка тоташ көннәр башлана. Җитмәсә, табиблар авызыннан да "яшәүгә өмет юк" дигән сүзләрне ишетү ананың йөрәген телгәли, соңга калып килгәнсез, диләр.
- Кызым, менә чәй кашыгы белән чәйдән җимешләрен алып кап, димен, ә аның кашык тотарга да хәле юк. Өч ел химиятерапия курсы алгач (ә ул биш елга исәпләнгән була), табибның схеманы бутавы ачыкланды, моның нәтиҗәсе - Лилиянең бер ягы параличланды,- ди әнисе.
Ләкин Лилия нык була, Мөршидә апа ярдәмендә яңадан сөйләшергә, хәрәкәтләнергә өйрәнә, тернәкләнә. Әлбәттә, химиятерапия курсы эзсез узмый, бер җиргә дәвасы булса, организмның икенче өлешенә зарар китерә. Лилиягә икенче тапкыр булган инсультны да кичерә алар.
- Барысына да түзәргә әзер, кызым гына исән-сау булсын дип, Ходайдан ялварып сорый идем. Ул елларда берара шундый вакыт булып алды бит: бөтен кеше дә "оча торган тәлинкәләр" турында сөйли, аларны күрәләр, имеш, алар алып китеп дәвалый икән. Мин моңа шулхәтле ышандым, Лилия белән китәргә риза идем. Хәтта хастаханәдә бер төнне йокламыйча, тәрәзә янында "тәлинкәне" көтеп тордым. Ә ул килмәде...
Мөршидә апа шулай дип сөйли, ә мин Ходайның "яраткан кешемне сынау артыннан сынау җибәреп, сынармын" диюедер бу дип уйлыйм. Ул үзе дә шулай ди. Казан табиблары: "Булганның барысын да эшләдек, калганы..." дип җилкә сикертеп кайтарып җибәрәләр. Тагын да аянычлысы: Лилиянең грипптан соң өзлегеп, бер күзенең нуры "сүнә". Мөршидә апа дәвам итеп:
- Дүрт елдан соң өйгә кайттык. Кечкенә кызыма биш яшь ярым булган. Лилиянең икенче күзенә дә зарар килмәсен дип, тизрәк Уфага барып, дәвалану алдык, - ди.
Бер адымнан соң икенчесе
Өйгә кайткач кул кушырып утырмыйлар. Мөршидә апа, көч һәм түземлеген җыеп, кызын дәвалау һәм тәрбияләү белән шөгыльләнә. Ике ел дәвамында әлеге гаилә көчле рухлы булып калып, сынмыйча, сыгылмыйча, берөзлексез кулдан килгәнчә барысын эшли. Лилия ятып кына торган җиреннән әкренләп утыра башлый, аннан торып баса. Ә инде аның диван яныннан телевизорга хәтле атлап баруын күрү - шатлыклы күз яше. Әнисе ярдәмендә әкренләп сөйләшергә өйрәнә. Ә бер көн кызның тормышын икенче якка бора.
Әтисе беркемгә дә әйтмичә, Мәскәүдән посылка белән китаплар кайтарта. Ә анда сәйләннән бизәкләр ясау, муенса, беләзекләр үрү серенә өйрәткәннәр, күрсәткәннәр. Шуннан Лилия китаптагыча итеп эшләргә тотына. Нинди сәйлән, кайсы төслесен алырга икәнен әтисенә аңлата, төсне фломастер белән сызып күрсәтә. Әтисе шәһәргә барган саен кызының заказын алып кайта. Сәйлән белән үрүдән тыш, кулына энә алып бәйли башлый, чигү чигә, рәсем ясый.
- Ул бик тырыш, түземле. Бүлмәсенә кереп, эшен ахырына хәтле башкармыйча чыкмый. Төсләрне бер-берсенә яраклаштырып, туры китереп эшли,- ди әнисе.
Әйе, Лилиянең фантазиясе бай икәнен белү өчен кул эшләренә бер карау да җитә. Беркайдан да үрнәген карамыйча, үзе уйлап "иҗат җимешләре" барлыкка китерә. Хәзер аңа утыз яшь. Әти-әнисенең нык канатына сыенып, апасының һәм сеңелесенең туганнарча кайгыртуын тоеп яши. Ә кул эшләре аңарда бихисап, хәтта фотога төшергәндә, барысын да куеп бетерерлек түгел иде. Мөмкинлеге чикле булып та, башкалар сокланырлык "могжиза" тудыручы Лилиягә сокланырга кала. Аңа киләчәктә исәнлек, чиргә бирешмәвен телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия

2
X