Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Егерме сигез ел – почтада

- Менә бу санда бер гыйбрәтле хәл турында язганнар әле, дип газетны хуҗасына тапшыргач, ул бит аны, һичшиксез, укыячак, - ди Шөгер почта элемтәсе почтальоны Илгизә Насыйрҗанова. Шушы көннәрдә ул үзенең "алтын" юбилеен - 50 яшьлеген билгеләп үтәргә җыена. Бу эшкә алынуына да 28 ел тулган икән. Монда әле аның...

- Менә бу санда бер гыйбрәтле хәл турында язганнар әле, дип газетны хуҗасына тапшыргач, ул бит аны, һичшиксез, укыячак, - ди Шөгер почта элемтәсе почтальоны Илгизә Насыйрҗанова.


Шушы көннәрдә ул үзенең "алтын" юбилеен - 50 яшьлеген билгеләп үтәргә җыена. Бу эшкә алынуына да 28 ел тулган икән. Монда әле аның күп еллар Керкәле авылында хат ташучы булып эшләгән әнисенә ярдәм итәм дип, кечкенәдән үк өйдән-өйгә йөгереп, хатлар, газет-журналлар өләшүе кермәгән.
Керкәленең саф чишмә суларын эчеп, тауларында чана-чаңгы шуып үсә ул. Хезмәт юлы да шунда башланып китә. Аннан Иске Шөгер егете Насыйхка кияүгә чыгып, улы Илдарны тапканнан соң, Шөгернең битум заводы урнашкан өлешендә почта тарата башлый. Әйтергә кирәк, ул 22 ел буе төп йортта каенана-каената белән яши. Рәшит абый белән Хаят апаны хөрмәтләп торучы, кем килсә дә ачык йөз, тәмле чәй белән каршы алучы килен. Килен генә түгел, елдан артык каенана ролен дә башкара ул. Шушы көннәрдә улы белән килене Эльвина онык та бүләк итәргә җыена әле, әби дә булып куяр.
Шәхси тормышы турында шуннан артык сөйләмәде Илгизә апа. Мактану, зарлану аның холкына туры килми бугай.
- Ул үзе турында сөйләргә яратмый инде, бик тыйнак хатын,- дип сүзгә кушылды Шөгер почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Резидә Мортазина. - Илгизә эшен шулкадәр яратып башкара: аның хәтта беркайчан отпускка да чыкканы юк,- ди.
- Ялга китсәң, үз урыныңа калдырачак кешене өйрәтергә кирәк. Һәр эшнең үз җае, нечкәлекләре бар бит аның. Йә газет үз вакытында язылучыга барып җитмәс, йә берәр әби яки бабайга минем ярдәм кирәк булыр, дип уйлыйм да, ялга китмәскә булам,- ди ул.
Илгизә апа хезмәт күрсәтүче участок та иң зурысы - Яңа Шөгер тулысы белән һәм Иске Шөгер авылының яртысы диярлек аның карамагында. Ике йөз йортка өч йөздән артык газет-журнал тарата. Аның җитмеше "Заман сулышы" икән. 2015 елның беренче яртыеллыгына да 50ләп әбүнәче язылган инде.
- Пенсия алучы өлкән яшьтәгеләр, күзебез күрми дип зарлансалар да, күбесе языла. Ә менә яшьләр Интернеттан гына укыйбыз, дип җавап бирәләр,- ди.
Шунысы сөендерде: элеккеге заманнардагы кебек бишәр газет-журнал алдыручылар сирәк булса да, бүген дә бар икән әле. Яңа Шөгердән Резидә Хәертдинова, Анфиса Нуриева, Иске Шөгердән Илүсә Вәлиева әнә шундыйлардан. Шөгердә яшәүче Сәгыйть Бәдертдинов хәтта унбишләп вакытлы матбугатка языла, диделәр.
- Тик кайбер йортларда газетларны кайда калдырыйк икән дип аптырап бетәбез. Төсле-төсле кыйммәтле профнастилдан матур коймалар коеп куялар, ә менә почта әрҗәләре урнаштыру турында уйламыйлар. Койма ярыгына, ишек тоткасына кыстырган газет, коммуналь түләү кәгазьләре җил, яңгырда очып китә, юешләнә. Аннан безне - почтальоннарны гаеплиләр. Почта әрҗәләре булмаганнар, сатып алып, урнаштырсыннар иде, шул хакта языгыз әле, - дип үтенечен дә белдерде ул.
Почтальон эше - җаваплы, авыр хезмәт. Моны язмам героеның бер эш көне мисалында исбатларга мөмкин. Иртән 9га Иске Шөгердән Шөгердәге почта элемтәсенә чыга. Анда Лениногорскидан китерелгән газет-журналларның үз әбүнәчеләренекен барлап, кемгә икәнен язып сумкасына тутыра, араларына коммуналь түләү кәгазьләре, хатлар сала. Икенче бер сумкага халыкка сатарга дип чәй, сөлге, урын җыелмасын һәм башкасын тутыра. Матбугатка яздыруга гына түгел, товарлар сату буенча да планны үтәргә кирәк. Өченче - кечерәк сумкага бер көн эчендә өләшәсе пенсия акчасы салына. Аның участогында 170 кеше пенсия яшендәгеләр. Шулай итеп, өч сумканы асып, җәяүләп, өч чакрым ераклыктагы Яңа Шөгер авылына чыгып китә. Аннан тагын бер чакрым үтеп, Иске Шөгердә почта тарата, пенсионерларны шатландыра.
- Эшемне яратып, бер дә авырсынмый башкарам. Их, менә шул авыр сумкаларны күтәреп, үз өстебезгә зур җаваплылык алып, акча йөртүебезгә күрә хезмәт хакын ун меңгә кадәр арттырсалар, бик канәгать булыр идек,- ди.
Юбилее уңаеннан "Татарстан почтасы" тарафыннан күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелгән Мактау грамотасына һәм премиягә бик шатланган ул.
Киләчәктә тагын да зуррак бүләкләргә ия булырга насыйп булсын. Сезнең хезмәт моңа лаеклы, дип телисе килә. Ә иң мөһиме - исән-сау, җаныгыз тыныч булсын, бәхетле озын гомер кичерегез.
Ләйсән ШӘРӘФЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон