Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл аны яхшы хәтерли

Авылга чыксаң, өлкән буын кешеләре Харис абый Гомәров турында сорашмый калмый. Яхшы хәтерлиләр авыл тормышын армый-талмый яктырткан әлеге журналистны. - Исән-сау, хәзер инде өеннән чыгып йөрми, язмый. Кызы Әлфия тәрбиясендә яши,- дип җаваплыйбыз аларга. Харис абый - редакциядә эшләп киткән иң өлкән кешеләрнең берсе. Әле шушы көннәрдә үзенә түп-түгәрәк сиксән...

Авылга чыксаң, өлкән буын кешеләре Харис абый Гомәров турында сорашмый калмый. Яхшы хәтерлиләр авыл тормышын армый-талмый яктырткан әлеге журналистны.


- Исән-сау, хәзер инде өеннән чыгып йөрми, язмый. Кызы Әлфия тәрбиясендә яши,- дип җаваплыйбыз аларга.
Харис абый - редакциядә эшләп киткән иң өлкән кешеләрнең берсе. Әле шушы көннәрдә үзенә түп-түгәрәк сиксән дә туларга тора. Бик күп еллар ул редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләде. Үз эшен, кешеләрне яхшы белә, тырыш, кайчакта үҗәтрәк тә. Ул эшләгән чакларны искә төшереп утырам: редакциягә җидегә үк килә, чөнки белә: авыл йокламый. Сводка алырга дип, колхоз рәисенә шалтырата, тегесе алмагач, өенең номерын "җыя". Аннан эшкә чыгып китте, диләр, тагын, тагын шалтыратып, тәки үзенә кирәген ала. Башка хезмәткәрләр сигезгә эшкә килеп җиткәнче, аның инде язмасы әзер була.
- Харис абый күп сөйләргә яратмый, ул аксиома белән сөйли, дип шаярта иделәр аны күп еллар белүчеләр.
Харис абый "Заман сулышы"на газет чыга башлап, берничә ел үткәч килә. Бу турыда ветеран-журналист Римма апа Фәттахова:
- Кадрларга кытлык иде. Баш мөхәррир Рифат Каюмовка "Харис Ибраһимович бар бит, әйдәгез, аны чакырыйк", дигән тәкъдимемне әйттем, - ди.
Харис абыйның ул чакта журналистика буенча тәҗрибәсе зур. Тәрҗемә рәвешендә чыгучы "Ильич васыятьләре"ндә шактый гына вакыт эшләп киткән була, районны, кешеләрне белә. Ул чакта Авиационный заводта эшләп йөргән Харис абый татар редакциясенә эшкә килергә, берсүзсез, ризалаша. Әйтергә кирәк, лаеклы ялга киткәч тә әле ул шактый эшләде, кирәк вакытта редакциягә ярдәмгә һәрчак килергә әзер иде. Харис абыйны яхшы белүче кешеләр барысы да диярлек лаеклы ялда инде. Шулай да хәзерге буын редакциядә эшләүчеләрнең кайберләре белән ул шактый гына эшләп алган икән.
- Харис абый, номерга дигән язма кайчанрак әзер булыр икән, дигән сорауга:
- Ни, әйткәндәй, ул әллә кайчан язылып беткән инде, дип җаваплар иде, - дип еш искә алабыз.
Иң зур хыялы - туган авылы Сарабиккол тарихын туплаган китап бастырып чыгару иде. Редакциядә эшләгәндә бик күп эзләнде, сорашты, материал туплады. Без инде аның китап булып басылуына ышанмаган да идек. Табылган бит Харис абыйның уй-хыялларына теләктәшлек итүче кешеләр. "Авылым, авылдашларым" исеме белән бик матур булып басылып чыкты ул. Харис абый әлеге максатына да иреште, дип куандык аның өчен.
Өлкән хезмәттәшебез бүген кызы Әлфия тарафыннан бик яхшы тәрбия, кайгырту тоеп яши. Хатыны белән шундый игелекле бала тәрбияләп үстерүенә сокланабыз, юбилее белән котлап, имин көннәр, якыннарының кадер -хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: харис гомәров