Заман сулышы

4 декабрь 2014 яңалыклары

  • 4 декабрь 2014 - 11:54
    Кагыйдәләрне бозма
    Үткән атнада шәһәр һәм район юлларында 233 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Салган килеш руль артына утырган 6 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Матди зыян белән 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Тиеш булмаган урында юлны чыккан җәяүле зыян күргән. Атна саен үткәрелүче "Тоннель" рейдында 35...
    506
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 11:52
    Лениногорск яшүсмерләре мини-футбол спартакиадасында
    "Яшьлек" спорт комплексы залында 2000 елгы яшүсмер егет һәм кызлар арасында мини-бутбол буенча спартакиада үтте. Ул ел саен, "мини-футбол - в школу" бөтенроссия программасына нигезләнеп, бөтендөнья футбол көнендә үткәрелә. Анда 8 егетләр командасы һәм 6 кызлар командасы катнашты. Нәтиҗәдә, егетләр арасыннан - 12 нче лицей егетләре, кызлар арасыннан - 7...
    465
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 11:50
    Лениногорскиның шахматчы-чемпионнары
    Казан шәһәрендә шахмат буенча республика команда чемпионатында безнекеләр уңышлы чыгыш ясаган. "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре - Владимир Шуваткин (ЖКЦ), Артем Афанасьев (ЦДНГ-3), Альберт Гайнетдинов (ЦППД-1) кергән сигез кешедән торган команда икенче ел рәттән Татарстан чемпионы исеменә лаек булган. Алар Кубок һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
    550
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 10:54
    Казанда кәбестә, йомырка, бәрәңге һәм сырга бәяләр арткан
    Татарстан башкаласында узган атна дәвамында азык-төлек базарында күпмедер бәяләр үзгәргән. Шулай итеп, кәбестә 5,8 %-ка, тавык йомыркасы 5,2%-ка, туңдырылган балык, алма һәм бәрәңге 3,1-3,4%-ка бәяләр арткан. Шулай ук башлы суган һәм сыр (1,6-2,4%), тары ярмасы, токмач, колбаса, бодай оны, аракы, каймак, сыер ите, тоз, ак һәм сыек май, дөге кыйммәтләнгән....
    695
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 10:45
    "Икариада-2014" - театр сәнгатендә яшьләр иҗаты
    «Икариада» фестивалендә театр сәнгатенә өлеш керткән яшь иҗатчылар әсәрләре күрсәтелә. Быелгы фестивальдә Смоленск, Самара, Уфа, Төмән, Красноярск, Волгоград, Кемерово, Йошкар-Ола һәм Казан вәкилләре катнаша. Чараның ачылышы 3 декабрьдә булды. Конкурс көннәре: 4-5 декабрь 18.00 сәгатьтә, 6 декабря - 16.00 сәгатьтә; гала-концерт һәм фестивальнең ябылу тантанасы - 7 декабрь 16.00 сәгатьтә....
    512
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 10:36
    Татарстанда эшсезләр саны
    Татарстанда 14670 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. 26нчы ноябрьдән алып 2нче декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 758 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып күпләп...
    494
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 10:30
    Балалар бакчасы өчен түләүне online-режимда
    ТР дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына Татарстан территорииясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнгән балалары өчен түлүгә компенсация исәпләнү турындагы мәгълүматны online режимда алырга була. Әлеге хезмәттән файдалану өчен баланың исем-фамилиясе, туган датасы, СНИЛС, туу турындагы таныклыкның сериясе һәм номеры, аның бирелү датасы турындагы мәгълүматларны күрсәтергә һәм сакларга кирәк. Ноябрь аенда ата-аналар...
    442
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 07:58
    Куакбаш китапханәсендә очрашу
    Куакбаш авылы китапханәсендә "Уку өчен 2015 секунд" халыкара китап укучылар марафоны кысаларында, балалар белән кызыклы очрашу үтте, дип хәбәр итә Үзәк китапханә хезмәткәрләре. Бирегә озак еллар мәктәптә балаларга белем биргән укытучы, "Туган авылым - Куакбаш" китабының авторы Мәмдүдә Вәлиуллина чакырылган иде. Ул балаларга китапның язылу тарихын сөйләде, авылыбыз тарихыннан кызыклы...
    499
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 06:47
    Яшь артистлар үсә
    Казан шәһәрендә, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышланган республикакүләм театрлар бәйгесе булып узды. Безнең 11нче гимназиядән "Айсылу" театрына йөрүче Азалия Мәгъсумова "Зәңгәр шәл" драмасыннан Мәйсәрә җыры белән, "Спектакльдән җыр"- номинациясендә катнашып I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Азалиянең вокал укытучысы Гөлшат Рамазановна Кушилкова. Аның тырышлыгы чиксез. VI сыйныфта гына...
    561
    0
    0
Реклама